14 февральдә «Казан Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты ярдәмендә «авылда Бизнес-реаль мөмкинлекләр һәм үсеш перспективалары»яшьләр форумы узачак. Чарада ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашачак.
11 февральдә Балтач районының Ципья авылында 2019 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар билгеләү буенча депутатлар Советы утырышы узды, утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Агроиминләштерү-аграрийларның финанс тотрыклылыгын тәэмин итүнең нәтиҗәле коралы. 13 февральдә 11.00 сәгатьтә "Казан Экспо" агросәнәгать форумы кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырыла торган түгәрәк өстәл нәкъ менә шундый темага багышланачак. 2019 елда агроиминләштерү нәтиҗәләрен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов ясаячак. Чарада шулай ук НС Президенты Корней Биждов катнашачак.
Республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан зур игътибар бирелә. Кооперативка керү фермерларга шактый өстенлекләр бирә. Беренче чиратта, бу – авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү, саклау буенча көчләрне берләштерү исәбенә табышлылыкны арттыру. Икенчедән, кредит ресурсларыннан файдалану мөмкинлеге, өченчедән, эре төбәк һәм федераль сәүдә челтәрләренә чыгу мөмкинлеге. Әмма кооперативның уңышлы эшләве өчен аның белән нәтиҗәле идарә итә белергә кирәк. Барлык теләүчеләрне «Кооператив идарәче» модуль экспресс-курсы кысаларында нәкъ менә шуңа өйрәтәләр.
Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчалары алырга мөмкин. Бу акчаларны гектарга 35 кг ашлама туплаган хуҗалыклар ала. Быел бер гектарга 70 кг ашлама туплау бурычы куелды. Шуңа күрә түбән күрсәткечле районнарга активлашырга кирәк.
Минераль ашламалар туплау темплары һәм авыл хуҗалыгы җирләреннән нәтиҗәле файдалану турында бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Агросәнәгать форумы һәм ТатАгроЭкспо күргәзмәсе кысаларында инстаблогер-студентлар арасында конкурс игълан итә. Конкурс республиканың урта уку йортлары һәм югары уку йортлары студентлары арасында уздырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2020 елның гыйнвар аендагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов үткәрде.
Бүген Казанда Халыкара авыл яшьләре конгрессы ачылды, анда Татарстаннан, Россяиияең 50 субъектыннан һәм дөньяның 25 иленнән 200дән артык делегат катнаша. Аерым алганда, БДБ илләреннән, Германия, Мисыр, Конго, Индия Испаниия, Литва, Марокко, Мексика, Нигерия, Пакистан, Польша, Португалия, Төньяк Македония, Төньяк Ирландия, Сербия, Сенегал, Словения, Төркия һәм Эстония илләреннән.