2020 елның 17 - 26 гыйнварында Берлинда (ФРГ) 85 нче «Яшел атна 2020» (International Green Week Berlin) халыкара күргәзмә-ярминкәсе уза, анда, гадәттәгечә, азык-төлек сәнәгате һәм бакчачылык өлкәсендә ирешелгән дөньякүләм казанышлар күрсәтелә. Росси Федерациясе күргәзмәдә 5 мең кв. метрдан артыграк мәйданда зур күләмле экспозиция күрсәтте. Анда илнең 18 төбәге үзләренең иң яхшы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек продукциясен – икмәк һәм кондитер әйберләрен, балык һәм диңгез продуктларын, яшелчә һәм җиләк-җимешләр, үсемлек мае, бал, шәраб һәм башка товарларын презентациялиләр.
2019 елда Татарстанда Казанда 15 мәйданчыкта, Чаллыда 2 мәйданчыкта, «Яңа Тура» технополисында һәм Зеленодольск районның Осиново бистәсендә 21 ярминкә көне оештырылды. Чаралар 30 марттан 27 апрельгә кадәр һәм 14 сентябрьдән 28 декабрьгә кадәр узды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде.
Бу атнада Арча районында 2019 ел йомгакларына һәм 2020 елга игенчелек тармагы бурычларына багышланган семинар-киңәшмә узды.
Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2019 елда "кече һәм урта эшкуарлык" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында 410 млн.сумнан артык күләмдә ярдәм алдылар.
8 февральдә Мамадышта «SunnyФЕСТ» Бөтенроссия креатив чаналар фестивале узачак, анда 50дән артык катнашучы команда җыелачак.
Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре "Кече һәм урта эшкуарлык" илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елда төрле рәвештә 410 млн сумнан артык дәүләт ярдәме алдылар.
2019 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга кереште, биредә төп басым кооперацияне үстерүгә ясала.
2019 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга кереште, биредә төп ставка кооперацияне үстерүгә ясала.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2020 елда Россия авыл яшьләре берлеге, яшь активистлар үз инициативалары белән авылларны үстерү өчен шөгыльләнәчәк проект офисын - гражданнар активлыгына ярдәм итү һәм аны үстерүнең тотрыклы инфраструктурасын төзергә сәләтле командаларны ачыклау буенча конкурс уздыра. Конкурста җиңүчеләргә эшчәнлек өчен методик һәм оештыру ярдәме, консультация ярдәме һәм административ ярдәм күрсәтеләчәк, аларга өстәмә белем алу һәм квалификация күтәрү мөмкинлеге биреләчәк.
Республикада эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга БДБ чыгымнарын финанслашу буенча программа инде берничә ел уңышлы эшләп килә. Коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә Татарстан Республикасы бюджетыннан үз территорияләрендә эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлау белән бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр бирү юлы белән дәүләт ярдәме күрсәтү өчен документлар исемлеге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 20 декабрендәге 1185 номерлы карары (ТР Министрлар Кабинетының 07.09.2009 ел, № 798 карары редакциясендә) белән билгеләнгән.