12-14 февральдә Татарстанда Идел буе агросәнәгать форумы һәм Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләренең 300дән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре катнашында махсуслаштырылган күргәзмә узачак.
Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен электрон сәүдә формалары аша сату буенча актив эш алып барыла. Бу хакта 11 гыйнварда ТР Премьер-министры урынбасары — ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров видеоконференция режимында узган киңәшмә барышында хәбәр итте. Республика территориясендә 40тан артык мәйданчык эшли. Сезнең игътибарга аларның иң популярларын тәкъдим итәбез:
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елдагы терлекчелек тармагы буенча йомгак ясадылар. Киңәшмә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.
«Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл территорияләрен үстерү буенча креатив идеяләре булган квалификацияле яшь кадрларга ярдәм итәргә теләк белдерә, шуңа күрә Халыкара авыл яшьләре конгрессын Казанда үткәрү идеясен бик теләп хупладык. Әлеге мәйданчык авыл яшьләре хәрәкәтен һәм авыл территорияләре киңлеген үстерү мәсьәләләре буенча чит илләр хезмәттәшләре белән тәҗрибә алмашырга ярдәм итәчәк», - дип, хәбәр итте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матугат конференциясендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов. Чарада шулай ук “Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе” ТИО (РОО) Диләрә Шувалова һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 2020 ел уңышы өчен гектарына 70 килограммнан да ким булмаган күләмдә минераль ашлама кертергә тәкъдим итә.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Татарстанның Теләче районында булды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озак еллар намуслы хезмәт иткән һәм Татарстанның агросәнәгать комплексын үстерүгә шәхсән зур өлеш керткән өчен АПК ветераны Исмәгыйль Фәйзериевка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медален тапшырды һәм аны 80 яшьлек юбилее белән котлады.
Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллективы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне якынлашып килүче Яңа 2020 ел белән чын күңелемнән котлыйм!
30 декабрьдә Баулы районының ике авылында «Авыл җирлегендә белгечләр өчен аренда торагы» республика программасы буенча төзелгән торак йортларны тапшыру тантанасы узды.
Шәһәр кешеләренең бүген күпчелегенең эш көне булса, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчеленең һәм белгечләренең иң мөһим һәм җаваплы көннәрнең берсе дә әле ул. Казанда һәм Чаллыда яңа ел алды ярминкәләре быел соңгы мәртәбә уза. Күпчелек сәүдә челтәрләрендә яңа ел алдыннан көндәлек продукциягә бәяләрне арттырып сата башлыйлар, ә авыл хуҗалыгы ярминкәләре - иң кирәкле һәм тәмле, сыйфатлы әйберләрне арзанрак бәядән сатып алу өчен бик кулай урын һәм шуңа күрә дә бүген ярминкәләрдә аеруча кызу эш кайный.