Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Күптән түгел Казан ярминкәләренең берсенә (Ямашев урамында) Кайбыч икмәк заводы хезмәткәрләре тарафыннан китерелгән ипинең «ура»га сатылып беткәнен күзәткән идек. Автолавка тәрәзәсе каршында шактый зур чират тезелеп киткән, ә сатучы сатып алучыларга көчкә хезмәт күрсәтеп өлгерә. Бер сатып алучыдан сорашып, моның серен белергә тырыштык, ни өчен Казандагы һәр кибеттә яисә пекарьняда пешерелеп, һәр почмакта сатыла торган ипине алмыйча, бу ипине чират торып ала соң халык?
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын шимбә көнне, 28 декабрьдә, кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра. Ярминкәләрдә шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык продукциясе, үлчәүле сөт, май, йомырка, бал, шикәр комы, ярмалар һәм башка фермер продукциясе сатып ала алалар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аграрийларга хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе белән Татарстанга гадәттән тыш хәлләр аркасында китерелгән зыянны компенсацияләү өчен авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү белән бәйле мөлкәт мәнфәгатьләрен билгеләнгән тәртиптә иминият яклавын тәэмин иткән авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен 120 млн. сум күләмендә акча юнәлдерү турында Карар кабул ителгән. Шулай итеп, чәчүлекләрне иминиятләгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре генә федераль бюджеттан компенсация ала алачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аграрийлар игътибарына шуны җиткерә, Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә Татарстанга авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә бәйле үз мәнфәгатьләрен билгеләнгән тәртиптә иминләштергән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә китерелгән зыянны компенсацияләүгә 120 млн сум акча җибәреләчәк. Шулай итеп, федераль бюджеттан компенсацияне бары тик чәчүлекләрне иминләштершән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре генә алачак.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең район һәм шәһәр бүлекләре башлыклары 18 яңа автомобильдән ачкычлар алдылар. Аларны тапшыру тантанасы Игенчеләр сарае янындагы мәйданда узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов катнаштылар.
23 декабрьдә Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстан эшкуаралры белән очрашу узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Соңгы 5 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексына кертелгән инвестицияләр күләме 140 млрд сум тәшкил итә, шул исәптән авыл хуҗалыгына – 96 млрд сум, эшгкәртү сәнәгатенә - 44 млрд сум. Шундый белешмәләрне шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бирде. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Соңгы 5 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексына кертелгән инвестицияләр күләме 140 млрд сум тәшкил итә, шул исәптән авыл хуҗалыгына – 96 млрд сум, эшгкәртү сәнәгатенә - 44 млрд сум. Шундый белешмәләр бирде шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да акатнашты.