ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2019 ел
шимбә

Бүген  Казанда  һәм Чаллыда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  оештырылган  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  узды. Азык-төлек  товарларын  республиканың  муниципаль районнарыннан  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре,  шулай  ук  АПК предприятиеләре   алып  килде.        


20
декабрь, 2019 ел
җомга

19 декабрьдә Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров   Татарстан АССР төзелүнең  100 еллыгы Елы  башлануга багышланган  тантаналы  чарада  катнашты.   Чара  «Казан Экспо»  күргәзмә  үзәгендә (Илһам Шакиров ис. концерт  залы)  узды.    


19
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары    Наил Залаков «Unsan» төрек  компаниясе   генераль директоры   Мустафа  Казанчи белән  очрашты.   Очрашуда  шулай  ук «РАЦИН» АҖ   генераль  директоры    Денис Самодуров, «Татарстан проектлары» АҖ генераль директоры  Айрат Гайфетдинов,   «Экспорт корпорациясе»  АҖ   генераль директоры  вазыйфаларын  башкаручы    Алмаз Әхмәтов һәм башка кызыксынучы  затлар  катнашты.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Халыкара  авыл  яшьләре конгрессына теркәлү ачылуы  турында  хәбәр  итә.  Анда  катнашырга   Татарстан һәм Россия  авылларыннан  18 яшьтән 35 яшькә кадәрге  кешеләр  чакырыла.  


18
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бу  атнада  Яңа  Чишмә  районында Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  оештырылган     «Иң яхшы  комбайнчылар  – 2019» республика  конкурсында  җиңүчеләрне  бүләкләделәр.   Район башлыгы   Вячеслав Козлов Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы Леонид  Богомолов  белән  бергә  60 һәм 35 мең  сум  күләмендәге    сертификатлар  тапшырды.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Казан халкын  20   декабрьдә “Казан” агросәнәгать паркында  узачак    Натураль  туклану  фестиваленә чакыра.   Һәр 100нче  килүче  Татарстан  җитештерелгән  натураль  фермер  продукциясе  белән  кәрҗин алачак, ә һәр 10нчы – истәлекле  бүләк.  Бу  хакта  бүген  «Татар-информ» МА матбугат    конференциясендә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов сөйләде.

17 декабрьдә Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров   Татарстанда  АПК продукциясен  экспортлау  темасына  түгәрәк  өстәл  үткәрде.  Түгәрәк  өстәл  эшендә  Россия  ашлык  берлегенең Үсеш  департаменты  директоры    Сергей Турнин, Россия  ашлык  берлегенең  Татарстан  Республикасындагы  вәкаләтле  вәкиле   Вадим Беспалов, «РАЦИН» АҖ генераль директоры    Денис Самодуров,  “РТЮ”  («РЖД»)  ААҖ, Германия  орлык  альянсы, «Бионоватик» ИҮ (ИЦ)  һәм ашлык  экспортлау  белән кызыксынучы  башка  компанияләр вәкилләре  катнашты.  


17
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Авылда яшәү һәм эшләү-ул үзенчәлекле тормыш рәвеше. Яраткан эшендә үз сәләтен тапкан хезмәт кешеләре хөрмәткә лаек. Хезмәткә һәм туган җиргә мәхәббәтне буыннан-буынга тапшыручылар тагын да зур хөрмәткә лаек. Нәкъ менә алар өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә «Татарстан Республикасының Гаилә фермер династиясе»республика конкурсын оештырды. Җиңүчеләр 100әр мең сум акча алачак.

Авыл тормышы  һәм эше   – ул  аерым  тормыш  рәвеше. Үзләренең  яраткан  эшләре  белән  танылган  хезмәт кешеләре   ихтирамга  лаек.    Ә хезмәткә  һәм туган җиргә  мәхәббәтне  буыннан-буынга күчерүчеләр  тагын  зур  хөрмәткә ия.   Нәкъ менә шундыйлар  өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Татарстан  Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә   «Татарстан  Республикасының  гаилә фермер  династиясе» республика конкурсын  игълан итә.  Җиңүчеләр   100әр мең сум  бүләк  алачак. 


16
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы,  үз бизнесын үстерү белән кызыксынган барлык теләүчеләрне, 17-18 декабрьдә, Татарстанның Тукай районында узачак «Кооперацияне нәтиҗәле үстерү атнасы» чарасына чакыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International