Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан” агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.
Бүген Олы Кайбычта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин районның иң яхшы комбайнчыларына "Иң яхшы комбайнчы - 2019" республика конкурсында җиңүчеләргә акчалата сертификатлар тапшырды.
5 декабрьдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Тюрингия федераль җиреннән (Германия Федератив Республикасы) Тюрингиянең икътисадый үсеш агентлыгы генераль директоры Андреас Край җитәкчелегндәге делегация белән очрашты.
Түбән Кама районының авыл җирлекләрендә гражданнар, шәхси хуҗалыклар тотучылар һәм фермерлар белән җирлекләр башлыклары, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария хезмәте, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсе бегечләре, “Түбән Кама” кулланучылар кооперативы әгъзалары катнашында ачыктан-ачык сөйләшү рәвешендә күчмә очрашулар уздыру практикага кертелде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында узган.
Яңа ел алдыннан ай буена сәүдә мәйданчыгын арендалау бәясе бары тик 1 сум гына була, ә ветеринария контроле түләүсез башкарыла.
Электрон ярминкә мәйданчыгы сатып алучыларга, өйдә утырган килеш, Татарстан фермерларының үзләреннән сыйфатлы продукция сатып алу мөмкинлеген бирә. Сатып алучы шулай ук продукциягә бәяләрне чагыштыра, уңышлырак тәкъдимнәр эзли, сатып алынган продукция турында, башка сатып алучыларга да ярдәм итәрлек, авыл хуҗалыгы җитештерүчесенең абруен күтәрерлек итеп яисә башка теләкләр белән, үз фикерен әйтә ала.
Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген JFR Co. Ltd (Япония) һәм Syngen Biotech компанияләре җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында узды. Анда JFR Co. Ltd компаниясен гамәлгә куючы, аның төп башкарма директоры Хироши Миязаки, директор по развитию JFR Co. Ltd компаниясен үстерү буенча директор Нобумитсу Акай, JFR Co. Ltd компаниясенең Россиядәге иярчен компаниясенең башкарма директоры Руслан Наумов һәм башкалар бар иде.
Татарстанның Мамадыш районында “Азык-төлек программасы” агросәнәгать комплексында иң алдынгы яңалыкларның берсе буларак, һәр сыерның бозаулый торган вакытын сәгатенә кадәр төгәл күрсәтеп, ветеринар телефонына хәбәр җибәрә торган уникаль система керттеләр.