ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе Чистай территориаль бүлекчәсе белгечләре белән берлектә, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышлап, «Планета одежды и обуви» кибете хезмәткәрләре өчен семинар-уку оештырды.

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан Чаллы территориаль органы белгечләре Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге хезмәткәрләре белән очрашу оештырды.

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне ел саен, 15 нче март көнне уздырыла.


13
март, 2020 ел
җомга

Быел «Рациональ кулланучы» шигаре белән узачак Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре Алабуга шәһәренең 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9-10 нчы сыйныф укучылары өчен чаралар үткәрде.

Ел саен, 15  нче март көнне халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә. 2020 елда ул «Рациональ кулланучы» девизы белән узачак. Күзәтчелек органнары, муниципаль органнар, иҗтимагый оешмалар белгечләре традицион рәвештә халыкара инициативага кушыла. Түбән Кама районында Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көненә багышланган төрле агарту чаралары үткәрелә һәм алга таба да үткәреләчәк: сәүдә үзәкләрендә һәм төрле социаль учреждениеләрдә гражданнарга консультация бирү, кайнар линияләр үткәрү һ.б. гамәлгә ашырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International