Хәзерге вакытта цифрлы технологияләр күп кенә хезмәтләрнең характерын үзгәртте, чөнки программа тәэминаты куллану товарларының саны арта бара, шулай ук төрле түләүле хезмәтләр, шул исәптән финанс хезмәтләр күрсәтүдә кулланыла. Кулланучылар базарының әлеге сегменты глобальләшкән саен гражданнарда яңа социаль-икътисади мөмкинлекләр барлыкка килә.
Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы вакытында Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасының Дәүләт инспекциясе җитәкчесе гражданнарны кабул итүне читтән торып (Zoom (https://zoom.us платформасында) видео-конференция элемтә, WhatsApp аша башкарачак.
Иртәгә, 21 апрель көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдән Әхмәтханов гражданнар кабул итүне WhatsApp аша 8-987-296-68-93 телефон номеры буенча үткәрәчәк.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов бүген гражданнарны читтән торып кабул итте. Элемтәгә чыгучылар белән әңгәмә Zoom (https://zoom.us) платформасында һәм WhatsApp (8-987-296-68-93) буенча оештырылган иде. Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы вакытында бу кичектергесез чара. Гражданнарны читтән торып кабул итү вакытында Казан, Яшел Үзән, Алексеевск районы кулланучылары үзләрен борчыган сорауларын бирде. Яңгыраган сораулар кулланучылар хокукын яклау, алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр сату өлкәсенә караган иде. Читтән торып гражданнар кабул итүдә катнашучыларның барысы да үз соорауларына төпле җаваплар алды.
Бүген, covid-19 зарарлану куркынычы янау сәбәпле, кешеләр үз-үзләрен изоляциядә булырга мәҗбүр булганда, дистәләгән эре компания (шул исәптән Россия) үзләренең онлайн-сервисларына бушлай керү мөмкинлеген биргән.