Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын һәм Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында хезмәт ветераны Шәйхетдинов Йосыф Шәйхетдин улы (эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Ләйсән Фокееваның бабасы) белән онлайн форматта очрашу үткәрде, ул үзенең тормыш һәм хезмәт юлы турында сөйләде. Авыр сынаулар сугыш чорының башка күп кенә кешеләре кебек үк, бу шәүхес өлешенә дә туры килә.
Бу бәйрәм Россия тарихында иң якты һәм тантаналы дата булып тора. Бу көн Ватаныбызның зур корбаннары бәрабәренә батырлык, кыюлык, ышаныч һәм максатчанлыкны гәүдәләндерә. Шул тарихи датадан никадәр күбрәк вакыт узса, солдатларның һәм тыл хезмәтчәннәренең миссиясенең әһәмияте шулкадәр төгәл аңлана.
Бәйрәм белән сезне, сугыш юлые үтеп, аның барлык ачысын татып белүче һәм күрүчеләр! Сезнең алда баш иябез.
Бәйрәм белән сезне, тыныч вакытта туган һәм шундый югары бәя белән килгән тынычлыкны саклап калу өчен бурычлылар!
Ватаныбызның күк йөзе һәрвакыт тыныч һәм аяз булсын!
Барыгызга да бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм игелек телибез!
1945 ел маеннан 75 ел вакыт узды. Яңа буыннар үсеп җитте. Алар өчен Бөек Ватан сугышы – ерактагы тарих. Әмма һәлак булганнар һәм сугышның бар афәтен кичерүчеләр безгә дәүләтебез елъязмасындагы каһарманлы-фаҗигале битләрне онытырга ирек бирмәсләр. Күпмилләтле Татарстан халкының фашистлар Германиясен тар-мар итүгә керткән өлеше турында статистик мәгълүматларны игътибарыгызга тәкъдим итәбез.
Мамадышлыларны "Җиңүгә багышлыйм" иҗади конкурсында катнашырга чакыралар.
2020 елның 17 нче мартында Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе, Сеҗе авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе, Арча муниципаль районының Курса-Почмак урта мәктәбе директоры һәм мәктәп укучылары белән берлектә, юбилей медальләре тапшыру тантанасында катнашты. Иске Масра, Югары Масра, Курса-Почмак авылларында яшәүче 14 тыл хезмәтчәне, укучылар белән очрашып, юбилей медальләре алды.