ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

5 февральдә Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының   Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать комплексының һәм азык-төлек  комитетыеың  һәм  Авыл  хуҗалыгын үстерүнең  дәүләт программасын  гамәлгә  ашыруга  контроль  комиссиясенең  утрак   утырышы  узды.     Депутатлар  «2013-2020 елларга  Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгын үстерү,  авыл  хуҗалыгы продукциясе,  чимал һәм  азык-төлек базарларын  җайга  салу» дәүләт программасының  2018 елда  гамәлгә ашырылуын карадылар.  


5
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Бүген  авылда  кече һәм урта  эшкуарлыкка нык  игътибар  бирелә.  Бүгенге  көндә  һәр районда  үз эшен  ачкан  һәм аны  үстерүче  кешеләр  бар. Хановлар гаиләсе  -  шундыйларның  берсе.  

2019 ел  Тукай  районында  шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга  ярдәм  елы  дип  игълан ителде.  Районда  фермерларга  дәүләт  субсидияләрен  алуда  ярдәм  итә  торган  комиссия  эшли  башлады.   Ул  авыл  эшкуарларына  кирәкле  документларны  тутырырга ярдәм  итү, беренче  чиратта,  юридик  хезмәт күрсәтү белән  шөгыльләнә. 


4
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

«Узган ел республикада авылда кече эшкуарларга грант ярдәме күләме шактый артты, ул 878 млн. сумга җитте. Бу - 353 млн. сумга, ягъни 2017 елга караганда 67,2%ка күбрәк», – дип сөйләде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.

2019 елның 5 - 7 февралендә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  ярдәмендә  Татарстанның  агробизнес кадрларын  яңадан  әзерләү  институты   базасында    «Яңа  эш  башлаучы    фермерларга  ярдәм», «Гаилә терлекчелек  фермаларын  үстерү», «Кооперацияне  үстерү»   программаларында  катнашучы  крестьян (фермер) хуҗалыклары  башлыклары  өчен  «Кече хуҗалыклар  шартларында  агробизнесны  нәтиҗәле  алып  бару» программасы  буенча  квалификация  күтәрү  курслары  уза. 

Балтач  районында  узган  атнада  техниканы  2019 елгы  кыр  эшләренә  әзерләү  мәсьәләләре  буенча  семинар-киңәшмә  узды, анда  районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы    Фирдәүс Нәбиуллин,  оешмалар  җитәкчеләре һәм хуҗалыклар    инженерлары  катнашты.


2
февраль, 2019 ел
шимбә

Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган республика  киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  Татарстан  Республикасы  Президентына алдагы   чәчү кампаниясен финанс белән  тәэмин  итү турында  җиткерде. Барлык  муниципаль районнар районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде.  Киңәшмәдә      Татарстан Премьер-министры  Алексей Песошин катнашты.   

Бүген безнең рубриканың герое - Линькова(Васина) Клавдия Александровна - сугыш чорындагы ачлык елларында, һава шартларына карамастан, аның тырышлыгы белән көзге бодайдан рекордлы уңыш җыелган.


1
февраль, 2019 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов Биектау районында «Казаньсельмаш» ҖЧҖ базасында республика агрохолдинглары һәм хуҗалыкларының оагрономнары, җитәкчеләре белән үсемлекләрне яклау чараларын һәм сыек ашламалар куллануның нәтиҗәлелеген арттыруның алдынгы технологияләре буенча киңәшмә уздырды.

Республика территориясендә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәме  белән  кече  ветеринария  белгечләре  өчен  «Терлекчеләрне  беренче  ветеринария  ярдәме  күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү буенча комплекслы  программа» буенча  түләүсез  уку курслары  уза.    Монда  барлык  теләүчеләр,  шулай  ук  фермерлар да,  шәхси  ярдәмче хуҗалык алыпа  баручы  авыл  кешеләре  дә  катнаша  ала.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International