Бүген ТР Дәүләт Советында Азат Хамаев җитәкчелегендә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды. Чарада ТР Экология министрлыгыннан министр урынбасарлары Егор Тарнавский һәм Илнур Гобәйдуллин катнашты.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 13 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр экология буенча Бөтенроссия онлайн-олимпиада узачагын хәбәр итә. Чара «Экология» милли проекты кысаларында үткәрелә һәм укучыларда экологик фикерләүне һәм аңны тәрбияләүгә, шулай ук ата-аналарны һәм педагогларны экологик белем бирүгә җәлеп итүгә юнәлтелгән.
Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский һәм Инвестицион территорияләр үсеше фонды генераль директоры урынбасары Руслан Гаджиев белән Казан шәһәре һәм Питрәч районының Кощак авылындагы биологик чистарту корылмаларын карады.
Узган ял көннәрендә Казанның Совет районында Комсомол күленең яр буе территориясен һәм күлнең төбен чистарту буенча өмә үткәрелгән. Чара «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында оештырылган.
«Экология» илкүләм проектын тормышка ашырырга булышу, экологик эшкуарлыкка этәргеч бирү, шулай ук Россия Федерациясе төбәкләрендәге экология проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән проект-программаларны үстерү – «Инновацияле бизнес-навигатор» 2021 проектының максатлары шуннан гыйбарәт.
Узган ялларда Казанның Зәңгәр күл территориясендә узган өмәдә 60 артык кеше катнашты. Акциядә А.А.Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды дайверлары, «Байтик» савыктыру-белем бирү комплексы волонтерлары, шәһәр халкы һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.
«Лобач тавы» региональ әһәмияттәге дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә уздырылган өмә нәтиҗәләре әнә шундый. Әлеге чара «Экология» илүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль программасы кысаларында оештырылды.
17 июльдә «Лобач тавы» региональ әһәмияттәге дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә Кама Тамагы районында Идел елгасы буе территориясен һәм су асты өлешен чистарту буенча экологик акция узачак.
Бүген Татарстанга эш визиты белән Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Светлана Радионова килде, дип хәбәр ителә ТР Президентының рәсми сайтында.
#МЫВМЕСТЕ Халыкара премиясе «Мәгариф» илкүләм проектының «Социаль активлык» федераль проекты кысасында уза. Чараның максаты – кешеләргә ярдәм итү һәм тормыш сыйфатын яхшырту инициативаларына ярдәм итү. Оештыручы булып https://dobro.ru/ https://авц.рф/about платформасы тора.