2023 елда Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге ким дигәндә 37 ел хезмәт стажы туплаган хатын-кызларга һәм кимендә 42 ел эш стажы булган ир-атларга 1500дән артык пенсия билгеләде. Озак еллар стаж туплап эшләгән өчен, алар пенсиягә билгеләнгән пенсия яшеннән ике елга алдарак чыкты.
Социаль фондның гражданнарның хезмәт эшчәнлеге турында төп мәгълүматлар тупланган мәгълүмат системасы Татарстанда картлык буенча пенсияләрнең күпчелеген бүген өстәмә гамәлләрдән һәм кеше тарафыннан раслаучы документлар тапшырмыйча дәүләт хезмәтләре порталында бер гариза буенча билгеләргә мөмкинлек бирә
Татарстан Республикасында эшләмәүче 45 624 пенсионер авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә акча ала. Моның өчен авыл кешесе картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясе алучы булырга, шулай ук авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эш стажы тупларга һәм эшләмәскә тиеш
2023 елда Татарстанда 1500 кеше озак еллар эшләп туплаган стаж өчен вакытыннан алда пенсиягә чыкты
Пенсионерлар белән очрашу
1 августтан Татарстан Социаль фонды Татарстанда яшәүче 250 меңнән артык эшләүче пенсионерның пенсияләрен яңадан исәпли
Татарстан халкы апрель ае өчен пенсияне вакытыннан алда алачак. Пособиеләр һәм социаль түләүләр дә иртәрәк биреләчәк.