Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Лаеш районы буенча бүлеге ремонтланды. Эшләр «Кадрлар» илкүләм проекты составына керә торган «Хезмәт базары белән идарә итү» федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылды.
Узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың социаль-мәдәни объектларын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру турында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Агымдагы елда старт алган «Кадрлар» илкүләм проектының «Хезмәт базары белән идарә итү» яңа федераль программасы буенча 49 мәшгульлек үзәген ремонтлау каралган. Эшләр республиканың бер генә муниципаль берәмлеген дә читләтеп үтмәячәк.
АПК компанияләрендә ветеринария табибын, агроном һәм инженер- технологны иң популяр юнәлешләр дип санарга була. Россельхозбанкның авыл хуҗалыгында эш эзләү һәм белем буенча «Я в Агро» платформасы экспертлары шундый нәтиҗәләргә килгәннәр.
Ул - элек «Таттелеком» ГАҖ корпоратив клиентлар белән эшләү буенча директоры булып эшләгән 47 яшьлек Рөстәм Һидиятуллин.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе – этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Россиядә бердәнбер башкарма хакимият органы.
РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә кадрларга булган ихтыяҗны тикшерә. Сораштыруда түбәндәге сылтама буенча катнашырга мөмкин - https://itsecurity2021.vcot.info/.
Татарстан Республикасының цифрлы трансформация үзәге җитәкчесе Виктор Зубарев «Восход» фәнни-тикшеренү институтында яңа эшкә директор киңәшчесе вазыйфасына күчү сәбәпле, үз вазифасыннан китә. Үзәк Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп Азат Мөгинов билгеләнде.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында финанс исәбе, кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Фәнзия Йосып кызы Абашеваны лаеклы ялга озаттылар Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында финанс исәбе, кадрлар һәм финанс хезмәте бүлеге башлыгы Фәнзия Йосып кызы Абашеваны лаеклы ялга озаттылар