«Яшел ут» конкурсы ике елга бер тапкыр үткәрелә, ул балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү һәм балаларда юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшчәнлеген активлаштыру максатыннан үткәрелә.
2022 нче елның 20 нче гыйнварында Советлар Союзы Герое М. С.Фомин исемендәге 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Форпост" үзәге мәктәпнең хокук бозуларны профилактикалау отряды белән берлектә 6 нчы сыйныф укучылары арасында «Без разведкага әзер» дигән спорт-патриотик, иҗади уен үткәрделәр.
Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче «ИТ-парк» технопаркында Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы һәм мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, «Сбер» ГАҖ экспертлары, республика мәктәпләре директорлары һәм укытучылары катнашында «Мәгарифтә цифрлы тенденцияләр» конференциясе узды.
Бүген югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында цифрлы белем бирү мохитенең гомуми концепциясен эшләү буенча стратегик сессия узды. Фикер алышуда Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин катнашты.
Яңа уку елында барлык 447 00 мәктәп укучысы, шулай ук республиканың 36 000 укытучысы тиз йөрешле, сыйфатлы һәм өзлексез интернетка ия булды. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин журналистларга мәгариф өлкәсендәге ИТ-проектлар турында сөйләде. Анда шулай ук Татарстан Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм «Таттелеком» ГАҖ генераль директоры Айрат Нуретдинов катнашты.
Мамадыш районының 79 укучысы олимпиадаларда җиңүче һәм призер булды.
"Sanak-lab" белем бирү лабораториясе укучылар өчен мәгълүмати технологияләр буенча беренче митап үткәрә. Очрашу иртәгә, 21 нче сентябрь көнне, Сәләт йортында (Казан шәһ., Островский ур., 23) 17:00 сәгатьтә узачак.
Россия IT-югары уку йорты 9-11 сыйныф укучыларын мәгълүмати куркынычсызлык һәм робототехника буенча ике белем бирү сменасына чакыра, алар РФ Мәгариф министрлыгы гранты буенча яшьләр инновацияләре кампусы белән хезмәттәшлек итәчәк. Белем бирү сменаларына керү өчен алдан сайлап алу узарга кирәк.
Бүген Казан федераль университетының Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар Югары мәктәбенең (ИТИС КФУ) 50 студенты мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белем алуга Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең шәхси грантларын алды. Сертификатларны Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин тапшырды.