Бүген Казан федераль университетының Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар Югары мәктәбенең (ИТИС КФУ) 50 студенты мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белем алуга Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең шәхси грантларын алды. Сертификатларны Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин тапшырды.
Татарстан Республикасында Яндекс. Лицейга җыелу башланды. Бу - программалаштырырга өйрәнергә теләгән укучылар өчен бушлай курслар. Әлеге курсларга эләгү өчен логик фикер йөртә белүгә онлайн-тестны уңышлы узарга, ә аннан соң әңгәмә узарга кирәк. Керү өчен гаризаны проект сайтында 11 сентябрьгә кадәр бирергә мөмкин.
Бүген Казан IT-паркында «IT-Jump PRO» яшьләр инновацияләре кампусы финалы узды. Җиде катнашучыга Севастопольдә Бөтенроссия кейс-чемпионатында чыгыш ясарга туры киләчәк.
Казан федераль университетында киләсе уку елы дәвамында Россия Федерациясе Президенты стипендиясе алачак студентларны игълан иттеләр. Шуларның берсе – КФУның ИТИС Югары мәктәбенең икенче курс магистранты Алексей Леухин.
КФУның ИТИС Югары мәктәбендә «Виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык технологияләре» магистратурасының яңа профиленә ИТ-юнәлеш бакалаврлары туплау дәвам итә. Документлар 26 июльгә кадәр КФУ сайтында кабул ителә.
Бүген Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында 2019/20 уку елына максатчан белем бирү кысаларында А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетына (КНИТУ – КАИ) укырга керүче абитуриентлар белән очрашу узды.
Быел КФУның ИТИС Югары мәктәбендә «Интеллектуаль робот техникасы» бакалавриатның яңа программасына туплау ачыла. Документлар 20 июньнән КФУның абитуриентлар өчен сайтында кабул ителә башлаячак.
Бу атнада Яндексның Мәскәү офисында Яндекс укучылары өчен очрашу узды. Анда Татарстанның алты вәкиле катнашты.
Яр Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркы командасы «Нейролабиринт» Бөтенроссия ачык фестивалендә 2 нче урынны алды. Бөтен Россиядән 50дән артык команда Мәскәүдә узган фестивальдә катнашты.
Төбәкара компетенцияләр үзәгендә - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында (МЦК-КТИТС) "Java" программалаштыру теле" программасы буенча укучыларның беренче чыгарылышы булды. 12-16 яшьлек Казанның сигез укучысы «IT-cube» балалар үзәге сертификатларына ия булды.