Узган ялларда төбәкара компетенцияләр үзәгендә - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында мәктәп укучылары арасында «IT Essentials» мәгълүмати технологияләр нигезләре буенча беренче төбәкара олимпиада финалы узды. Олимпиаданың оештыручылары -Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Cisco челтәре академиясе белән берлектә.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов Идел буе һәм Көньяк федераль округларга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә Россия ИТ-югары уку йортында булды. Ул университет проектлары белән танышты, аны үстерү һәм тулаем Иннополис проекты буенча киңәшмә уздырды, шулай ук Россиядә укучы цифрлы икътисад һәм ИТ-мәгариф киләчәге турында фикер алышты.
25-28 нче гыйнварда Иннополис Университеты базасында информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы узды, анда Казан, Иннополис, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Буа һәм Лениногорсктан 7-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Җиңүчеләр һәм призерлар арасында РФ Үзәк фән-методик комиссиясе әгъзалары информатика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында республика данын яклаячак Татарстан җыелма командасын сайлап алачаклар.
Төбәкара компетенцияләр үзәге - Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы (МКҮ-КТИТС) 9-11 сыйныф укучыларын һәм аларның ата-аналарын 26 нчы гыйнвар көнне 15:00 сәгатьтә ачык ишекләр көненә чакыра .