2024 елның май-июль айларында Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре һәм волонтерлар «Баладан – балага. Гаиләбезгә рәхим ит” акциясендә катнашалар. Әлеге проект 2024 елның 15 маеннан 31 июленә кадәр Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә узачак. Проект 8 июль Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә туры килә, ә аның символы- ромашка чәчәге.
Сатыш авылындагы мәдрәсәгә экскурсия
Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез - сәламәт яшәү рәвешен яратучылар «Скандинав йөреше»технологиясе буенча сәламәтләндерү чаралары белән шөгыльләнәләр. Технологиянең бурычы булып өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга физик активлык күрсәтү һәм ныгыту тора. Шулай ук социаль хезмәткәрләр актив яшәү рәвеше алып баруның мөһимлеге турында аңлату әңгәмәсе дә үткәрәләр. Өлкәннәр һәм инвалидлар сәламәтләндерү чараларында бик теләп катнашалар. Саф һавада йөргәннән соң аларның кәефләре яхшыра.