ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Быелгы җәй Татарстан Республикасының Саба районы Көек авылында туып үскән,  Дәминова Фәнәҗәт Гарип кызы өчен шатлыклы вакыйга белән башланып китте. Район хакимияте, авыл җирлеге башлыгы, социаль хезмәткәр ярдәме белән аңа яңа йорт ачкычлары тапшырылды.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге яңа йорт

23
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез - сәламәт яшәү рәвешен яратучылар «Скандинав йөреше»технологиясе буенча сәламәтләндерү чаралары белән шөгыльләнәләр. Технологиянең бурычы булып өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга физик активлык күрсәтү һәм ныгыту тора. Шулай ук социаль хезмәткәрләр актив яшәү рәвеше алып баруның мөһимлеге турында аңлату әңгәмәсе дә үткәрәләр. Өлкәннәр һәм инвалидлар сәламәтләндерү чараларында бик теләп катнашалар. Саф һавада йөргәннән соң аларның кәефләре яхшыра.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International