ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 23нче ноябрендә Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатының 2019-2020 еллардагы циклын ябу тантанасы узды.

Лаеклы бүләкләрне 24 компетенция буенча призлы урын алган 65тән артык катнашучы алды, аларның 7се ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына беркетелгән. 

Тантанада министр урынбасары Алмаз Хөсәенов катнашты. Ул барлык җиңүчеләрне дә төбәк чемпионаты финалына чыгулары һәм WorldSkills Russia илкүләм чемпионатында катнашу мөмкинлеге белән котлады.


21
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

"Электроника" компетенциясе буенча Татарстан Республикасының "Яшь профессионаллар"(WorldSkills Russia) 2019/2020 төбәк чемпионаты ярышлары Казан радиомеханика көллиятенең технология мәйданчыгы базасында җәелдерелде. Конкурста Казан радиомеханика көллияте, Казан энергетика көллияте, КНИТУ-КАИ Инженерлар лицее һөнәри белем бирү учреждениеләреннән 9 иң көчле вәкил катнашты.  Үз көчләрен сынап карарга башка төбәктән – Чиләбе радиотехника техникумыннан да бер катнашучы килгән иде.

Мәйданчык югары таләпләргә һәм нормативларга туры китереп әзерләнгән иде. Конкурсантлар заманча җиһазлар белән эшләде һәм чемпионатның беренче көнендә "Аппарат белән тәэмин итү прототипын проектлау/ схемалар эшләү" һәм "Басма плата проектлау" А2 модульләре биремен үтәде.

Конкурсантлар шулай ук конкурс биременең IPC стандартына туры китереп, басма плата әзерләүне һәм җыюны үз эченә алган А3 модулен үтәүгә керешәчәк һәм алга таба төзексез урыннарын эзләп, электро приборларын ремонтлау һәм элчәү эшләрен башкарачак.

Көллият территориясендә "Яшь профессионаллар" ачык төбәк чемпионатын үткәрү кысаларында һөнәри юнәлеш бирүче һәм эшлекле чаралар үткәрелә: күргәзмәләр, укыту-методик берләшмәләр һәм мастер-класслар.

Казан радиомеханика көллияте материаллары буенча


13
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 13 ноябрендә "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында "Яшь профессионаллар" WorldSkills стандартлары буенча 2019/2020 еллар төбәк һөнәри осталык чемпионатын ачу тантанасы узды.

Быел Татарстанда төбәк чемпионаты 13 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр 16 яшьтән алып 22 яшькәчә булганнар арасында 96 компетенция буенча, шулай ук 16 яшькә кадәрге конкурсантлар өчен 66 компетенция буенча үткәрелә. Компетенцияләрдә барлыгы 2300 артык конкурсант һәм эксперт катнашачак.  

Чемпионат республиканың 11 шәһәрендә һәм авылларда – Бөгелмә, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Казан, Лениногорск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Сарман, Тәтеш, Иннополиста 43 мәйданчыкта узачак. Ярышларны үткәрүнең төп мәйданчыклары – "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәге, Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы, Казан төзелеш көллияте һәм Халыкара сервис көллияте.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре республика мәйданчыкларында, шул исәптән Казанда да, WorldSkills стандартлары буенча беркетелгән компетенцияләр буенча 2019/2020 еллар һөнәри осталык буенча төбәк чемпионатын ачу тантанасында катнашты.  

Төбәк чемпионаты нәтиҗәләре буенча иң яхшы конкурсантлардан "Ворлдскиллс" стандартларына бәйле һөнәри осталык буенча Татарстан җыелма командасы тупланачак, алар алга таба Новокузнецк шәһәрендә узачак "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia 2020) VIII Илкүләм чемпионатының ярымфиналында һәм финалында республика данын яклаячак.

Бүген Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында төбәкара компетенцияләр үзәгендә «Яшь профессионаллар» - WorldSkills Russia 2019-2020 төбәк чемпионатын ачу тантанасы узды. Чемпионатта катнашучыларны дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләрнең һәм элемтәнең цифрлы үсеше ведомство исеменнән министр урынбасары Булат Исмәгыйлев котлады.


7
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

"Вертолеты России" холдингының Казан вертолет заводы белгечләре WorldSkills Hi-tech-2019 сәнәгатьнең югары технологияле тармакларының үтәли эшче һөнәрләре илкүләм чемпионатында Ростех дәүләт корпорациясе җыелма командасы составында  көмеш призерлар булган. Ярышлар 28 нче октябрьдән 1нче ноябрьгә кадәр Екатеринбургта узды.

КВЗның 21 хезмәткәре өч компетенциядә үткәрелгән ярышларда катнашкан, аларның икесе буенча Казан вертолет төзүчеләре көмеш медальләр яулаган. "Композитлар технологиясе" компетенциясендә инженер-конструктор Екатерина Киселева, инженер-технолог Илназ Вәлиев, эксперт – Инна Семагина һәм Константин Пантюхин составындагы команда икенче урынга лаек булган.

"Тормыш циклы белән идарә итү" компетенциясендә 10 катнашучы һәм ике эксперт арасыннан предприятие командасы пьедесталның икенче баскычына баскан. Алар жюри хөкеменә көнкүреш калдыкларын сортларга аеру һәм эшкәртү буенча стационар җайланма проектын тәкъдим иткән.

Ростех дәүләт корпорациясе җыелма командасына эләгер алдыннан Казан вертолет заводы белгечләре "Вертолеты России" холдингы предприятиеләре хезмәткәрләре арасында корпоратив һөнәри осталык чемпионаты һәм RostecSkills-2019 буенча сайлап алу чемпионатын узган.

Илкүләм чемпионат алдыннан дәүләт корпорациясе җыелма командасының төп составына кертелгән катнашучылар һәм экспертлар сентябрь аенда Мәскәү өлкәсендә узган Ростех академиясенең команда-укыту чарасы кысаларында әзерлек узган. Программада аңлы лидерлык, нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм стрессларга каршы тору буенча белем бирү блоклары, шулай ук WorldSkills хәрәкәте чемпионатларында эш стандартларына һәм уңышка ирешү технологияләренә өйрәтү каралган.

Ростех командасында катнашучыларның барысы бергә 39 медаль яулаган, аларның 15е – алтын, 11е – көмеш һәм 10сы – бронза, нигездә, WorldSkills Hi-Tech 2019 VI эшче һөнәрләр илкүләм чемпионаты нәтиҗәләре буенча. Тагын 3 бүләкне Ростех белгечләре WorldSkills Hi-Tech 2019 Евразия зачетында ярышлар нәтиҗәләре буенча алган.

"Казан вертолет заводы" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча, фото rostec.ru сайтыннан алынды


22
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Казанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев килде. Эш визиты кысаларында ул Төбәкара компетенцияләр үзәген – Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумын (МКК-КТИТС) карап чыкты.


27
май, 2019 ел
дүшәмбе

Узган җомгада Казанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) - 2016 VII Милли чемпионаты финалы тәмамланды. Ит-компетенцияләрдә татарстанлылар 21 призлы урын алды, шул исәптән 10 алтын медаль яулады.


28
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Бу көннәрдә төбәкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы мәйданчыгында «Мобиль робот техникасы» һәм «Пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү» компетенцияләре буенча WorldSkills стандартлары буенча төбәк ярышлары уза.


23
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов КБАО «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» вәкилләре, белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм экспертлар белән 20-24 нче майда Казанда узачак «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia)-2016 VII Милли чемпионаты финалына Татарстан Республикасыннан ИТ-блок конкурсантларын әзерләүнең барышы турында киңәшмә уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International