Балачак унъеллыгы чаралары планын үтәү кысаларында Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре белән берлектә һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырганнар. Әлеге чарада социаль куркыныч хәлдә булган, аз тәэмин ителгән, мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр катнашкан.
18-19 апрельдә Сарансктаа «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) X Милли чемпионаты финалы алдыннан сайлап алу ярышлары һәм «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) X Милли чемпионаты финалына тиңләштерелгән йомгаклау ярышлары узды.
11-15 апрельдә Түбән Новгородта «Социаль эш» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) X Милли чемпионаты финалында катнашу өчен сайлап алу ярышлары уза. Катнашучыларның яшь категориясе – 16-22 яшь.
Ярышлар бүген башланды һәм 29 августка кадәр дәвам итәчәк. Татарстанлылар чемпионатның 8 компетенциясендә җиңү өчен көрәшәчәк.
Казанның Лушников исемендәге нефть химиясе көллияте базасында «Әйләнә-тирәлекне саклау» компетенциясе буенча WorldSkills Russia төбәк чемпионаты ярышлары уза. Әлеге компетенция төбәк чемпионатында беренче тапкыр барлыкка килде.
",serif;mso-fareast-font-family:"times="" roman";="" mso-ansi-language:tt;mso-fareast-language:ru;mso-bidi-language:ar-sa"="">Чара Казанның нефть химиясе көллиятендә узды. Анда ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Айрат Шиһапов катнашты.
2019 елның 7 декабрендә Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы мәйданчыгында Татарстан Республикасы "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатының 2019-2020 еллардагы чемпионат циклының өченче этабын ябу тантанасы узды.
Лаеклы бүләкләрне 16 компетенция буенча призлы урыннар алган 45тән артык катнашучы алды, аларның 9ы ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына беркетелгән.
Конкурстантларны һәм тантанада катнашучыларны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов котлады:
"Үз исемемнән җиңүчеләрне финалга чыгулары белән котларга телим. Ярышларда сез үзегезне лаеклы күрсәттегез һәм билгеле бер нәтиҗәләргә ирештегез. Әлеге чарада катнашу нәтиҗәсендә сез үз һөнәрләрегез турында күп яңалык белдегез, үзегез өчен яңа чикләр ачтыгыз, бәһасез тәҗрибә тупладыгыз, яңа танышлар таптыгыз."
Альберт Кәримов шулай ук чемпионатны үткәрүдә ярдәм иткән ТР Хөкүмәтенә, экспертларга, иганәчеләргә һәм партнер-предприятиеләргә рәхмәт белдерде.
"Яшь профессионаллар" төбәк чемпионаты тәмамланганнан соң конкурсантлар Новокузнецк, Кемерово өлкәсендә узачак VIII Илкүләм чемпионатка әзерләнә башлаячак, анысы 2020 елның 17-21 июль көннәрендә узачак.
"Электроника" компетенциясе буенча Татарстан Республикасының "Яшь профессионаллар"(WorldSkills Russia) 2019/2020 төбәк чемпионаты ярышлары Казан радиомеханика көллиятенең технология мәйданчыгы базасында җәелдерелде. Конкурста Казан радиомеханика көллияте, Казан энергетика көллияте, КНИТУ-КАИ Инженерлар лицее һөнәри белем бирү учреждениеләреннән 9 иң көчле вәкил катнашты. Үз көчләрен сынап карарга башка төбәктән – Чиләбе радиотехника техникумыннан да бер катнашучы килгән иде.
Мәйданчык югары таләпләргә һәм нормативларга туры китереп әзерләнгән иде. Конкурсантлар заманча җиһазлар белән эшләде һәм чемпионатның беренче көнендә "Аппарат белән тәэмин итү прототипын проектлау/ схемалар эшләү" һәм "Басма плата проектлау" А2 модульләре биремен үтәде.
Конкурсантлар шулай ук конкурс биременең IPC стандартына туры китереп, басма плата әзерләүне һәм җыюны үз эченә алган А3 модулен үтәүгә керешәчәк һәм алга таба төзексез урыннарын эзләп, электро приборларын ремонтлау һәм элчәү эшләрен башкарачак.
Көллият территориясендә "Яшь профессионаллар" ачык төбәк чемпионатын үткәрү кысаларында һөнәри юнәлеш бирүче һәм эшлекле чаралар үткәрелә: күргәзмәләр, укыту-методик берләшмәләр һәм мастер-класслар.
Казан радиомеханика көллияте материаллары буенча
"Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ хезмәткәре – 3601нче цехның химия анализы лаборанты Рената Асылгәрәева "Яшь профессионаллар" (Ворлдскиллс Россия) төбәк чемпионатында беренче урын яулаган. Ярышларның чираттагы этабы 11-16 ноябрь көннәрендә Түбән Каманың Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә узган.
Рената Асылгәрәева 22 яшькә кадәрге категорияләрдә "Лаборатор химия анализы" компетенциясендә катнашкан. Җиңүче исеме өчен Түбән Кама, Бөгелмә, Алабуга һәм Казаннан барлыгы 7 яшь белгеч көрәшкән. Ярышның беренче ике көнендә катнашучылар һәм экспертлар җиһазлар белән танышкан, матдәләр составын билгеләү методикасын өйрәнгәннәр.
Чемпионат эксперты сыйфатында "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ 3601 нче цехының әйдәүче белгече Мария Ильина чыгыш ясаган.
Экспертның тырыш хезмәте һәм чемпионатка әзерлек барышында катнашучының нәтиҗәле һәм көйле эше нәтиҗәсендә, Асылгәрәева Рената, 548 балл җыеп, I урынны яулаган.
Нәтиҗәләр ясаганда биремне үтәүгә сарыф ителгән вакыт, аны үтәү сыйфаты, куркынычсызлык техникасын үтәү исәпкә алынган.
"Яшь профессионаллар" илкүләм чемпионатының финалы 2020 елда Кемерово өлкәсендә узачак.
"Нижнекамскнефтехим" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча
"Нижнекамскнефтехим" ГАҖ өч хезмәткәре 9 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр Сочида узган WorldSkills стандартлары буенча тармак чемпионаты нәтиҗәләре буенча бакыр медальләргә ия булган.
Ярышларда "Нижнекамскнефтехим"ның җиде хезмәткәре – 3 конкурсант һәм 4 эксперт катнашкан. Чемпионат өч компетенция буенча узган: "Лаборатор химия анализы", "Химик технологияләр аппаратчысы" һәм "Технологик җиһазларны ремонтлау". Компания хезмәткәрләре аларның һәркайсында катнашкан.
Ярыш нәтиҗәләре буенча "Нижнекамскнефтехим" ФТҮ хезмәткәре Ләйсән Муллакаева бу юнәлештә катнашкан 12 конкурсант арасында "Лаборатор химия анализы" компетенциясендә иң көчле өчлеккә кергән.
"Нижнекамскнефтехим" ГАҖ олигомерлар һәм гликольләр заводы хезмәткәре Андрей Кукарин "Химик технологияләр аппаратчысы" компетенциясендә чын осталык күрсәткән. Нәтиҗәдә компетенциядә катнашучы 16 кеше арасында бакыр медальгә лаек булган.
Компаниянең тагын бер вәкиле – слесарь-ремонтчы Радик Әгъләмов "Технологик җиһазларны ремонтлау" компетенциясендә лидерлар өчлеген япкан. Әлеге компетенциядә иң яхшысы исеменә 11 конкурсант ярышкан.
Конкурсантларның казанышларына ирешүдә "Нижнекамскнефтехим" эксперт-белгечләре зур өлеш керткән: Фәтхетдинова Наталья (6711 цехның инженер-технологы), Ильина Мария (3601 цехның әйдәп баручы белгече) һәм Роменский Артем (6525 цех мастеры).
Тармак чемпионатын "Яшь профессионаллар" Ворлдскиллс берлеге белән берлектә "СИБУР Холдинг" ГАҖ компаниясе үткәрде. Ярышларда 5 компания – “СИБУР Холдинг" ГАҖ, "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ, "Роснефть" ГАҖ, "ТАНЕКО" АҖ һәм "Газпром" АҖ предприятиеләреннән барлыгы 100гә якын кеше катнашкан.
"Нижнекамскнефтехим" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 1 | 2 |
3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 |
10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 |
17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 |
24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
31 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 |