Якшәмбе көнне "Казан" гаилә үзәге мәйданчыгында Россия һава флоты көненә багышланган "Мин күк йөзен сайлыйм!" бәйрәме узды. Бәйрәм җиденче тапкыр узды һәм үз мәйданчыгында 30 меңгә якын кешене туплап, шәһәркүләм статусын раслады, чарага җыелган кешеләр арасында самолетларга, очышларга һәм күккә битараф булмаган казанлылар, авиация тармагы ветераннары һәм профессионаллары, белгечләр һәм студентлар бар иде.
Бәйрәмдә WorldSkills Russia-2019 дөнья чемпионаты финалы алдыннан WorldSkills хәрәкәте әләмен хөрмәтләү тантанасы узды. Бу 2019 елның 22 августында Казанда WorldSkills стандартлары буенча 45 нче дөнья чемпионатын ачу тантанасына килер алдыннан эшче һөнәрләр хәрәкәте флагы узган юлда соңгы чара булды.
ТУ-95, ТУ-160, ТУ-22МЗ һәм ТУ-214 хәрби авиация судноларының, гомуми билгеләнештәге Stinson 108 авиациясенең, Цесны-172, "Фермер", "Роланд", "Саванна" һәм "АНСАТ", "Ми-8", "Ан-2", "Як-12", "Bell 206В3" вертолетларының демонстрацион очышлары күккә күтәрелеп караган кешеләрнең сокланулы карашларын җыйды. Россиянең классик парашют спорты буенча иң яхшы парашютчылары төшү төгәллегенә сикерде.
Традиция буенча, бәйрәмнең бизәге авиашоу – "Русь" пилотаж төркеменең чыгышы булды. Очучылар Л-39 "Альбатрос" реактив өйрәнү-күнекмә алу самолетларында катлаулы элементларны күрсәтте.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, ерак авиация җитәкчесе Сергей Кобылаш, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, стратегик мәсьәләләр буенча вице-президент һәм World Skills International Стратегик үсеш комитеты рәисе Йос де Гои һәм башка рәсми затлар катнашты.
"Татар-информ" МА материаллары файдаланылды
Быел Казанда 45 нче Worldskills Russia – 2019 дөнья чемпионатының финалы узачак.
Мондый вакыйга алдыннан Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге вәкилләре Worldskills компетенцияләре кураторлары булган тармак министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләреннән интервьюлар ала.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына мехатроника, сәнәгать автоматикасы, мода технологияләре, эретеп ябыштыру технологияләре, сәнәгый робот техникасы һәм башка юнәлешләр буенча 52 компетенция беркетелгән.
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов интервьюлар сериясендә катнашты. Үзенең чыгышында ул Worldskills хәрәкәтен үстерүнең мөһимлеге һәм Татарстанда яшь профессионалларга ярдәм итү, шулай ук хәрәкәтнең республика сәнәгатен үстерүгә уңай йогынты ясавы турында сөйләде.
"Һичшиксез, Worldskills хәрәкәте – эшче һөнәрләрне популярлаштыруга һәм, республика сәнәгатен һәм икътисадын үстерүгә бәйле үз юлын сайлап алсын өчен, яшьләрне җәлеп итүгә ярдәм итә торган бик мөһим юнәлеш", – дип билгеләп үтте министр.
Шулай ук Альберт Кәримов Worldskills хәрәкәтенең иң кирәкле һөнәрләре һәм өстенлекле компетенцияләре турында да сөйләде. Аның фикеренчә, цифрлы җитештерү һәм цифрлы икътисад белән бәйле һөнәрләр һәм компетенцияләр шундый булып тора.
Интервью ахырында министр һөнәр сайлау тәҗрибәсе белән уртаклашты, шулай ук берничә шәхси сорауга җавап бирде.
"Балачакта, хәтерләвемчә, минем вертолет пилоты булу теләгем зур иде. Хәзер исә, һөнәр сайлыйсы булса, мин математика һәм IT-технологияләр ягына өстенлек бирер идем, чөнки бүгенге көндә цифрлаштыру безнең тормышыбызның барлык якларына кагылучы универсаль хәрәкәт булып тора", – диде Альберт Кәримов.
Исегезгә төшерәбез, Worldskills дөнья чемпионатының финалы Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Үткәрү урыны итеп "Казан-Экспо" халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгы сайланган. 56 компетенция буенча ярышларда 63 илдән 1400 кеше катнашачак. Финалистлар һәм тамашачылар өчен артистлар Алексей Панайотов, "Jukebox trio" акапель тамашасы һәм башкалар катнашында зур концерт программасы планлаштырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов КБАО «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» вәкилләре, белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм экспертлар белән 20-24 нче майда Казанда узачак «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia)-2016 VII Милли чемпионаты финалына Татарстан Республикасыннан ИТ-блок конкурсантларын әзерләүнең барышы турында киңәшмә уздырды.
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 1 | 2 |
3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 |
10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 |
17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 |
24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
31 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 |