Хәтер һәм Дан елының төп чаралары планы нигезендә «Буыннар хәтере» хәйрия фонды 2020 елның 6 маеннан «Кызыл гвоздика» хәйрия акциясен башлап җибәрә.
Үзизоляция белән бәйле рәвештә, быел акция популяр сәүдә челтәрләрен - «Бәхетле» ҖЧҖ, «Лента» ҖЧҖ, шулай ук Россия Почтасын җәлеп итеп, гадәттәгедән озаграк узачак. Алга таба, карантин чараларын бетергәннән соң, акцияне үткәрүгә «Җиңү волонтерлары» кушылачак.
25 марттан 30 апрельгә кадәр «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган балалар рәсемнәре конкурсы игълан итте. Конкурста безнең районнан 6 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар катнаша алды. Конкурска илледән артык рәсем кабул ителде. 20 майда җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.
Балтач муниципаль районы халкын «Сугыш образлары» Бөтенроссия проектында катнашырга чакырабыз. Проект Бөек Ватан сугышы чорының уникаль фоторәсемнәре нигезендә Россия хәрби-тарихи җәмгыяте тарафыннан Россия дәүләт кинофотодокументлар архивы (РДАКФД), РОСФОТО, Мәскәү Мультимедиа-Арт музее, Россия Мәдәният Фонды һәм Җиңү музее белән берлектә гамәлгә ашырыла.
2020 елның 23 нче апреленнән 5 нче маена кадәр мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм укучылар рәсем конкурсында катнашырга чакырыла. Тәкъдим ителгән эшләр Бөек Ватан сугышында Җиңү көне, Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы тематикасын табигать мохитенә бәйләп чагылдырырга тиеш.