ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасында, 2-8 февраль көннәрендә Бөтендөнья сулы-сазлыклы җирләр көненә багышланган төрле экологик белем бирү дәресләре үткәрелде. Ел  саен дәүләт табигать тыюлыклары хезмәткәрләре районнарның белем бирү  оешмаларында лекцияләр, конкурслар, викториналар үткәрәләр, Татарстанның аерым саклана торган су территорияләре турында сөйлиләр: 

- Татарстан Республикасы Арча  районы Түбән Мәтәскә урта  мәктәбендә «Ак каен» дәүләт табигать тыюлыгы;

- Буа шәһәренең «Ак каен»  балалар бакчасында «Зөя буйлары»  дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре белән «Экологик әлифба» викторинасы;

- ТР Әгерҗе районының Кырынды урта мәктәбендә «Кичке Таң» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре белән «Сазлык патшалыгында» викторинасы;

- «Спас» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләреннән ТР Спас районының «Болгар санаторий мәктәп-интернаты»нда һәм «Болгар 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»ндә ачык дәрес;

- «Чатыр-Тау» дәүләт табигать  тыюлыгы хезмәткәрләре белән Азнакай шәһәренең 9 нчы урта мәктәбендә «Байбак көне» белән бергә сулы-сазлыклы җирләр көне, Азнакай шәһәренең 3 нче урта мәктәбендә «Ык буе төбәгенең тыюлыклы табигате» темасына лекция;

- Татарстан Республикасы  Арча районының Яңа Кырлай  урта гомуми белем бирү мәктәбендә  узган бәйрәмдә Дәүләт комитетының  биотөрлелек бүлеге хезмәткәре  катнашты. Чара театральләштерелгән тамаша формасында узды, анда «Су анасы» балаларны кунакка чакырды, сазлыклар турында фильм күрсәтте һәм үз проблемалары турында сөйләде. Балалар табышмаклар чиштеләр, су-сазлык хайваннары һәм үсемлекләре турында сөйләделәр, «Су анасын» чүп-чардан коткарырга ярдәм иттеләр, җырлар җырладылар һәм викторинада катнаштылар. Дәрес ахырында барлык катнашучылар һәм мәктәпнең педагогик коллективы Дәүләт комитетының призлары һәм грамоталары белән бүләкләнделәр.

Урманнар белән беррәттән сулы-сазлыклы җирләр кислородның иң мөһим регенераторлары булып тора, ә сазлыкның төп кыйммәте – суны туплау һәм аның сыйфатын яхшырту мөмкинлеге. Моннан тыш, сазлыклар- күп кенә хайваннарның йорты. Сазлыкларны саклау, беренче чиратта, су янында яшәүче кошларны сакларга ярдәм итә. Россия территориясенең 10% сазлыклар астында.  Орнитологлар исәпләп чыгарганча, бу территорияләрдә көз көне 10 миллионга якын суда йөзүче кош исәпләнә, алар Россия популяциясенең 12 процентын тәшкил итә.

Халыкара әһәмияткә ия булган, суда йөзүче кошлар яшәешен яхшыртуга юнәлтелгән сулы-сазлыклы җирләр турындагы конвенциягә,  1971 елның 2 февралендә Иранның Рамсар шәһәрендә имза куелгани мсч. Шул вакыттан бирле ул Рамсар конвенциясе исемен йөртә, ә аңа имза куйган көн Бөтендөнья сулы-сазлыклы җирләр көне дип игълан ителә. Россия (СССР составында) 1975 елда Рамсар конвенциясенә кушылды.

Ә бу елның 6 февралендә Татарстан Республикасында, уникаль сулы-сазлыклы комплексны саклау өчен, «Чирмешән»  комплекслы профильле дәүләт табигать тыюлыгы барлыкка килде.​


6
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген, 6 февральдә, Татарстан Республикасының Премьер-министры Алексей Песошин региональ әһәмияттәге «Чирмешән»  тыюлыгын оештыру турындагы карарга имза куйды.

Бу-быел барлыкка килгән 3 нче тыюлык, алдагы 2 зоологик тыюлыктан  ул комплекслы профиль алуы белән аерылып тора.

Тыюлык Норлат районының Зур Чирмешән елгасы үзәнендә урнашкан һәм 2 344 гектар мәйданга ия. Аның төп бурычлары булып, аның территориясендә урнашкан уникаль су-сазлык комплексын саклау, Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән су һәм су яны үсемлекләр һәм хайваннар төрләрен саклау тора.

Тыюлыкта  аның сакланышын бозуга китерә торган теләсә нинди эшчәнлек тыелган, шул исәптән язгы ау, рекреация һ.б. Тыюлыктагы  махсус саклау режимының тулы тасвирламасы белән Карарда таныша аласыз.


29
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә: «Мишә елгасы тамагы» тыюлыгы территориясендә 1 февральдән 15 апрельгә кадәрге чорда һәвәскәр һәм сәнәгый балык тоту тыела.

Төбәк әһәмиятендәге «Мишә елгасы тамагы» дәүләт табигать зоология тыюлыгы Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы территориясендә оештырылды һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 26 февралендәге 115 номерлы карары белән расланды.

Тыюлык территориясендә, 1 февральдән 15 апрельгә кадәрге чорда, махсус саклау режимы нигезендә, су биологик ресурслар популяциясе торышына яный торган теләсә нинди эшчәнлек тыела.

Министрлар Кабинеты карарына сылтама: http://ojm.tatarstan.ru/rus/vidi-rib-zanesyonnih-v-krasnuyu-knigu-rt-i-oopt.htm


28
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Елның салкын һәм җиләк-җимеш аз булган вакытында , кошларның исән калуы өчен өстәмә тукландыру бик мөһим була.Шуңа күрә, «Чулпан» тыюлыгы администрациясе һәм «Трофей» аучылык хуҗалыгы Биектау районы Әлдермеш урта мәктәбе укучылары белән берлектә «Канатлы дусларга ярдәм итик» дигән чара үткәрделәр. Урман кырында балалар үз куллары белән, кечкенә кошлар өчен, хезмәт дәресләрендә ясаган 50 җимлек элделәр һәм аларны азык белән тутырдылар. Шулай ук көртлекләр турында да онытмадылар, алар өчен укучылар орлыклар һәм вак ташлардан «келәмнәр» эшләделәр. Әлеге чарада катнашып, укучылар туган як табигатен саклауга үз өлешләрен керттеләр.

Әгәр сез кышын үз йортыгызда яки дачада буласыз икән- бакчагызда кошлар өчен җим булуын тикшереп торыгыз. Әгәр сез фатирда яшәсәгез, сез кошларга үзегезнең ишегалдында, якын тирәдәге паркта яки күл янында булыша аласыз. Балаларны җим әзерләүгә һәм кошларны ашатуга җәлеп итегез. Бу бит табигатьне һәм мохитне өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек, ә шулай ук мәрхәмәтлелекнең яхшы практик дәресе.​


24
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Узган елның июнендә, аеруча саклана торган табигый территориядә - «Чиста болыннар» тыюлыгында, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан законсыз рәвештә балык тоту коралы булган челтәрләрдән файдаланып,  372 данә балык чыгарган өчен тоткарланган, гражанинга карата ТР Чистай шәһәр суды карары үз көченә керде. (РФ ҖК 256 ст.3 ө.).

Хөкем ителүче, 16 ай сынау срогы белән, шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм ителде. Шулай ук суд карары белән, хөкем ителүчегә матди зыянны 365 650 сум күләмендә штраф салдылар.​


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International