ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2020 ел
җомга

2020 елда Яшел Үзән районында «Шик һәм Шарм 60+»конкурсы үткәрелә. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре конкурста Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Кәримова Макфура Шәймөхәммәт кызына катнашырга тәкъдим итте. Бу хатын-кыз белән танышу 2019 елда эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча берничә тапкыр мөрәҗәгать итү барышында булды. 


22
май, 2020 ел
җомга

Конкурсның максаты – Татарстан Республикасы территориясендә волонтерлык инициативаларын тотрыклы үстерү өчен шартлар тудыру, кешеләрнең тормыш сыйфатын арттыру һәм ирекле эшчәнлеккә җәлеп ителгән гражданнар санын арттыруга ярдәм итү.


19
май, 2020 ел
сишәмбе

«Сколково» фонды дистанцион сервисларны, сәламәтлек торышын диагностикалау һәм мониторинглау системаларын үстерү юнәлешләре буенча проектларны конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү башлануын игълан итә.


18
май, 2020 ел
дүшәмбе

Зеленыйтатарстан.рф порталы буенча узган чираттагы «Эко-лайфхак» онлайн-конкурсында җиңүчеләр билгеле булган. Исегезгә төшерик, санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы «Татармультфильм» белән берлектә «Online чирек» дигән яңа экологик агарту проектын башлап җибәргән иде.


8
май, 2020 ел
җомга

Зеленыйтатарстан.рф порталы буенча узган өченче «Эко-кул эше» онлайн-конкурсында җиңүчеләр билгеле булган. Исегезгә төшерик, санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы «Татармультфильм» белән берлектә «Online чирек» дигән яңа экологик агарту проектын башлап җибәргән иде.

2020 елның 23 нче апреленнән 5 нче маена кадәр мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм укучылар үзләренең эшләрен рәсем конкурсына җибәрде. Конкурс комиссиясе каравына 1176 эш керде.  Тәкъдим ителгән материалларда балалар Бөек Ватан сугышында Җиңү көне һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы тематикасын чагылдырган.


7
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Конкурста катнашу өчен 8 яшьтән өлкәнрәк, тормыш сыйфатын күтәрүгә, эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә социаль проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән проект тәкъдим итүче затлар чакырыла.


28
апрель, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 15 нче маена кадәр «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКО «Смарт.Эволюция» конкурсы буенча гаризалар кабул итәчәк. Гомуми приз фонды – 3 миллион сум.

Төбәк этабы финалында Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм муниципаль районнарыннан 20 артык мәктәп укучысы катнашкан. 

Халыкара компетенцияләр үзәге - мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы якынлашып килүче Җиңү көненә багышланган «Тарих сакчылары» конкурсы башлану турында игълан итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International