ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2020 ел
җомга

Мамадышлыларны "Җиңүгә багышлыйм" иҗади конкурсында катнашырга чакыралар.


13
март, 2020 ел
җомга

Бәйгене, Бөтендөнья су ресурслары көне алдыннан, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә, Түбән Идел су бассейны идарәсенең Татарстан Республикасы су ресурслары бүлеге оештырган. Анда катнашу өчен Россиянең 8 төбәгеннән: Әстерхан, Волгоград, Саратов, Самара, Ульяновск, Оренбург өлкәләреннән, Татарстан һәм Калмыкия Республикаларыннан 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге укучылар чакырыла.


11
март, 2020 ел
чәршәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында вакантлы вазыйфаларны биләүгә конкурс игълан ителде


3
март, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентлары экология буенча фәнни-гамәли хезмәтләр бәйгесендә җиңгән өчен 5 меңнән 20 мең сумга кадәр акча белән бүләкләнәчәк. Бәйгене Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты биләмәләреннән файдалану проблемалары институты оештыра.


2
март, 2020 ел
дүшәмбе

Фестиваль 24 февральдән 12 мартка кадәр үткәрелә, хезмәтләр 6 мартка кадәр кабул ителә. “Яшел дөнья-2020”шәһәр социаль-экологик реклама бәйгесенә иҗтимагый экологик хәрәкәтләрдә катнашучы балалар һәм яшьләр чакырыла.


21
февраль, 2020 ел
җомга

17 нче февральдә Татарстан Республикасында оешмалар арасында иң яхшы архивка конкурслар башланды

Тэги: иң яхшы архив

17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Татарстан Фәннәр академиясе һәм Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә республиканың югары уку йортлары студентлары һәм Татарстанның экология проблемаларын  хәл кылуга өлеш керткән галимнәр арасында конкурсларның башлануы турында игълан итә.


15
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы хәбәр итүенчә,    2020 елда  Россия  авыл  яшьләре  берлеге  яшь активистлар  үз инициативалары  белән  авылларны  үстерү өчен  шөгыльләнәчәк  проект офисын -  гражданнар  активлыгына ярдәм  итү  һәм аны  үстерүнең  тотрыклы  инфраструктурасын    төзергә  сәләтле  командаларны  ачыклау  буенча  конкурс  уздыра.


9
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бәйгедә катнашырга теләгән кызыклы стартапларның бик күп санда булуы сәбәпле әнә шундый карарга киленгән.


25
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Казан Ратушасында "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре - 2019" конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.

Конкурс лауреатларына дипломнарны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре һәм башка рәсми затлар тапшырды.

Бәйге Татарстан Республикасында "Россиянең иң яхшы 100 товары" программасы кысаларында инде беренче ел гына үткәрелми. Конкурста катнашу үз товарыңны яки хезмәт күрсәтүне генә түгел, ә аларны иң яхшы яктан күрсәтергә дә уникаль мөмкинлек бирә.

2019 елда конкурста Татарстанның 230 предприятиесе һәм оешмасыннан 453 товар һәм хезмәт күрсәтү тәкъдим ителгән. Шуларның 135се – лауреат, 138е – I дәрәҗә дипломант, 162се – II дәрәҗә дипломант.

Конкурс нәтиҗәләре шуны раслый: республикада импортны алыштыру буенча актив эш алып барыла, инновацион проектлар гамәлгә кертелә, югары сыйфатлы продукциянең яңа төрләрен җитештерү үзләштерелә, кирәкле хезмәт күрсәтү өлкәсе үсә.

Казан Ратушасында Татарстанның алдынгы сәнәгать предприятиеләре – "Татнефть", "Нижнекамскнефтехим", "Казаноргсинтез", "Казан гипронииавиапромы", "А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы" һәм башкалар катнашты.

Республиканың өч предприятиесе 2019 елда "Россиянең иң яхшы 100 товары" Бөтенроссия конкурсының югары бүләкләренә лаек булган:

  • "Импортны алыштырудагы уңышлар өчен" призы - "ТМС групп" ҖЧҖ ИК – 80 ℃ температурада файдалану өчен металл пластмасса торбалар һәм патрубкалары;
  • "Инновация" призы – "Инновацияле технологияләр" ҖЧҖ – "Re-Flame" уттан яклаучы состав;
  • "Сыйфат тәме" призы – "Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты" АҖ – дәвалау һәм профилактик туклануның әчетелгән сөт продукты Бифилайф, шикәрле Бифилайф.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International