ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

"Татарстан Республикасының яшь рационализаторы һәм уйлап табучысы" конкурсы нәтиҗәләре буенча "Татнефть" компаниясе белгечләре иң яхшылары дип табылган.

Конкурста җиңүчеләр арасында – "Татнефтегазпереработка" идарәсе вәкилләре, "Технологик үсеш үзәге" хезмәткәрләре, "Җәлилнефть" НГДИ, "Әлмәтнефть" НГДИ, "Азнакайнефть" идарәсе һәм "Прикамнефть" НГДИ белгечләре, шулай ук "Түбән Кама механика заводы" АҖ предприятиесе ("Татнефть"нең KAMA TYRES шиннар бизнесына керә) вәкилләре бар.

Конкурсны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә "Татарстан Республикасы Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте" һәм "Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр берлеге" оештыра.

Конкурсның максаты – Татарстан Республикасындагы рационализаторларның һәм уйлап табучыларның, эшче һәм инженер белгечлекләренең абруен күтәрү, яшь рационализаторларның һәм уйлап табучыларның казанышларын пропагандалау, уйлап табучы һәм рационализаторлык хезмәтен хуплау һәм стимуллаштыру, Татарстан Республикасының фәнни-техник потенциалын ачыклау.

"Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча


20
декабрь, 2019 ел
җомга

2019 елның 19 декабрендә Н.В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә электромонтерлар арасында "Һөнәре буенча иң яхшысы" дигән һөнәри осталык конкурсы узган. Ярышларда "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ 14 хезмәткәре, бүлендек предприятиеләрнең ике электромонтеры һәм көллиятнең өч студенты катнашкан.

Бәйгедә катнашучыларның белемнәре һәм күнекмәләре теория һәм гамәли биремнәр барышында бәяләнгән. Беренче өлештә конкурсантларга 60 сорауга дөрес җавап бирергә туры килгән, шул ук вакытта моның өчен 40 минут вакыт билгеләнгән. Гамәли этапны үтәү өчен катнашучыларга күбрәк вакыт кирәк булган – ул ике биремнән торган. Конкурсантлар билгеләнгән параметрлар белән электр схемасын җыйган һәм программалаштыру эшләрен башкарган.

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны II сәнәгый зонаның электр җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау идарәсенең 6101 нче цех электромонтеры Илназ Миңнебаев алган. Икенче урында – энергия белән тәэмин итү идарәсенең 5102 нче цех белгече Рифат Кирасиров. Өченче урынны I сәнәгый зонаның электр җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау идарәсенең 6403 нче цехында эшләүче Алексей Лихачевка биргәннәр.

2019 елда барлыгы 13 төп һөнәр буенча һөнәри осталык конкурслары үткәрелгән. Химик анализ лаборантлары, слесарь-ремонтчылар, машинистлар, сменалардагы җитәкчеләр, эретеп ябыштыручылар, машина йөртүчеләр, газ коткаручылары, аппаратчылар, КИПиА буенча слесарьлар, токарьлар, инженер-конструкторлар, инженер-технологлар һәм электромонтерлар арасында иң яхшы белгечләрне билгеләгәннәр.

Һөнәри осталык бәйгеләре яшь хезмәткәрләргә иҗади активлык һәм инициатива белдерү, үзләренең һөнәри белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтү, сайлаган һөнәрләрендә камилләшү мөмкинлеге бирә. Шулай ук бу карьера үсеше мөмкинлеге дә – конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчегә чираттагы разряд бирелә һәм матди бүләк түләнә.

"Нижнекамскнефтехим" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча


18
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Ел йомгаклары буенча муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр, иҗтимагый оешмалар, журналистлар арасыннан республика конкурсында җиңүчеләр билгеләнде.


5
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков министрлыкның яшь белгечләре белән түгәрәк өстәл янында очрашу уздырды.


4
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы белән Росконгресс фонды “Экология өлкәсендә иң яхшы инновацион компанияләр унлыгы” бәйгесендә катнашуга чакыра, дип хәбәр итә Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте.


3
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Баулы муниципаль районының 90-еллыгына багышланган юбилей логотибын булдыру максатыннан, бәйге игълан ителә.


22
ноябрь, 2019 ел
җомга

 “Безнең байлыгыбыз” мәгълүмат-ресурс үзәге” һәм “Вайлдкемп илкүләм паркларны үстерү үзәге (Кыргый лагерь)” автоном коммерциясез оешмалары “Планета – безнең горурлыгыбыз” бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итүнең башлануы турында белдерә.


11
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

 “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе, төбәк проектлар офислары “Татарстанда илкүләм проектлар – 2019” фотобәйгесен үткәрә.


8
ноябрь, 2019 ел
җомга

Агымдагы елның октябрь ахырында Мәскәүдә "Беркетмә хезмәте" V Халыкара форумы кысаларында Беркетмә, имидж һәм этикет өлкәсендә илкүләм премиясендә җиңүчеләр билгеле булды.

15 номинациядә бөтен Россиядән 45тән артык беркетмә хезмәте катнашкан. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми беркетмә бүлеге "Халыкара элемтәләрне үстерү һәм ныгыту өчен" номинациясендә җиңеп чыккан.

Премия 2011 нче елда Беркетмә белгечләренең илкүләм ассоциациясе тарафыннан протокол практикасының һөнәри стандартларын һәм сыйфатын үстерү, эшлекле мәдәниятнең дәрәҗәсен күтәрү, тармак лидерларын җәмәгатьчелек тарафыннан тану һәм профессионаллар бергәлеген берләштерүгә ярдәм итү максатларында гамәлгә куелган.

Жюри составына Россия Федерациясенең Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле Илчесе Владимир Шевченко, Беркетмә белгечләренең илкүләм ассоциациясе президенты һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы Геральдика советы рәисе – Дәүләт герольдмейстеры Георгий Вилинбахов кергән.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми беркетмә бүлеген котлыйбыз:

  • Айнур Шәкүров, Министрлыкның эшләр идарәчесе
  • Айдар Әхмәтҗанов, бүлек җитәкчесе
  • Энгель Фәтхуллин, бүлекнең әйдәп баручы белгече
  • Анастасия Филимонова, бүлекнең әйдәп баручы белгече
  • Денис Чичаев, бүлекнең әйдәп баручы белгече

5
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы “ЭКОлидер” республика бәйгесендә катнашуга гаризалар кабул итә. Конкурста катнашуга табигатьне саклауны үзләренең төп бурычларыннан берсе итеп санаучы иң экологик предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф кала алмаган җәмәгатьчелек вәкилләре һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләре булып торган журналистлар чакырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International