Фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә ярдәм мәсьәләләрен 23 июльдә районнарның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары катнашында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә карадылар, ул Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов рәислегендә узды.
Предприятиеләр һәм катнашучылар ягыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча гамәлгә куелган беренче "Ел инженеры" республика конкурсына югары кызыксыну белдерелүгә бәйле рәвештә, оештыручылар гаризалар кабул итүне 2019 елның 31 июленә кадәр дәвам итү турында игълан итте.
Конкурста җиңүчеләр Россия һәм чит ил инженер уку йортларында стажировкада катнаша алачак.
Исегезгә төшерәбез, конкурста икътисадның 12 төрле тармак вәкилләре катнаша ала:
1. Авыл хуҗалыгы;
2. Химия, нефть химиясе, биотехнологияләр;
3. Радиоэлектроника, элемтә, оптика;
4. Нефть сәнәгате;
5. Газ сәнәгате;
6. Энергетика;
7. Җиңел, агач эшкәртү, целлюлоза-кәгазь сәнәгате;
8. Медицина сәнәгате;
9. Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате;
10. Төзелеш, төзелеш материаллары сәнәгате;
11. Транспорт, юл хуҗалыгы;
12. Машина төзелеше (авиатөзелеш, суднолар төзелеше, приборлар төзү һ.б.).
Конкурсны оештыру, шулай ук гаризалар бирү турында тулырак мәгълүматны сез сылтама аша карый аласыз.
Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсын оештыру комитетының йомгаклау утырышы узды. Аның рәисе булып Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер чыгыш ясады.
Утырышта катнашкан "Татарстанның стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үзәге" ФБУ директоры урынбасары Андрей Макаров конкурс нәтиҗәләре һәм эксперт комиссияләре эше турында доклад белән чыгыш ясады.
"Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" бәйгесе төбәк этабы буларак "Россиянең иң яхшы 100 товары" программасы кысаларында инде 16 ел рәттән уздырыла. Агымдагы елда конкурста 230 предприятие һәм оешмадан 453 товар һәм хезмәт катнашкан, бу узган елдан 10% артык.
Конкурска тәкъдим ителгән продукция һәм хезмәт күрсәтүне бәяләү максатыннан 8 эксперт комиссиясе формалаштырылган, алар составына 11 министрлыктан, ведомстводан һәм республиканың мәнфәгатьле оешмаларыннан 30 артык белгеч һәм эксперт кергән.
Моннан тыш, эксперт комиссияләре эшенә беренче мәртәбә хәләл продукция һәм хезмәт күрсәтү белгечләре дә җәлеп ителгән.
Утырышта катнашучылар конкурс лауреатлары һәм дипломантлары исеменә дәгъва белдерүчеләрне бертавыштан раслаган: 135 лауреат, I дәрәҗәле 138 дипломант һәм II дәрәҗәле 162 дипломант.
Шулай ук утырыш кысаларында конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын әзерләү һәм оештыру өчен эшче төркем төзү турында карар кабул ителгән. Аның составына "Татарстанның стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үзәге" ФБУ, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм "Казан ярминкәсе" ААҖ вәкилләре кергән. Эшче төркем рәисе итеп Герман Лернер билгеләнгән.
Татарстан Республикасында «Үсемлекләрнең һәм хайваннарның яшәү урыннарын саклыйк!» девизы астында «Парклар маршы-2019» дип исемләнгән Халыкара табигать саклау акциясе башланды.
Парклар маршы- Кыргый табигатьне саклау үзәге (Мәскәү ш.) инициативасы белән, 1995 елдан бирле Россиядә һәм БДБ илләрендә ел саен үткәрелә торган акция. Бу акция Россиянең һәм чиктәш илләрнең аеруча саклана торган табигый территорияләренә иҗтимагый ярдәм итүгә юнәлтелгән. Акцияне Россия Федерациясенең Табигый байлыклар министрлыгы һәм БДБ илләренең тиешле министрлыклары хуплый.
2019 елда «Парклар маршы» акциясе кысаларында 2019 елның 26 мартыннан 24 маена кадәр «Кызыл китап битләре»дигән сәнгать конкурсы игълан ителде. Без Парклар маршында катнашучыларга уртак көч белән Кызыл китап төзергә тәкъдим итәбез. Аңа сезнең төбәгегезнең яки районыгызның, Россия яки төбәк Кызыл китапларына кертелгән, шулай ук аларга кермәгән, әмма сезнең яшәү тирәлегендә сирәк очрый торган төрләре керә ала. Шул хайваннар яки үсемлекләр рәсемнәрен ясарга кирәк.
Рәсемнәргә кыскача аңлатма язарга кирәк – ни өчен сез ул төрне сайладыгыз , нәрсәсе белән ул игътибарга лаек һәм аңа нәрсә яный.
Эшләрне башкару таләпләре белән Комитет сайтындаhttp://ojm.tatarstan.ru/rus/ekologicheskoe-prosveshchenie.htm яки 8(843)211 75 06 телефоны буенча танышырга мөмкин.
Конкурс беренче космонавт Юрий Гагарин тууына 85 ел тулуга багышланган.