Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсе, "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге 2019 елның 1 августыннан 2019 елның 15 октябренә кадәр кулланучыларның хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча республика конкурсын оештыра
Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Альберт Кәримов рәислегендә "Ел инженеры" республика конкурсын оештыру комитетының чираттагы утырышы узды, анда яклар гариза бирү компаниясенә йомгак ясады.
Конкурска документлар кабул итү быелның 31 июлендә тәмамланды. Барлыгы 258 гариза тапшырылган: "Булачак инженерлар" категориясендә 33 гариза, "Яшьлек, уңыш, перспектива" категориясендә 145 гариза һәм "Тәҗрибә, казаныш, компетентлык" категориясендә 80 гариза.
Утырыш кысаларында конкурс эшләрен бәяләү һәм финалистларны билгеләү буенча конкурс комиссиясе эшен оештыру турында карар кабул ителде.
Шулай ук конкурсны үткәрүнең алдагы планы тәкъдим ителде: финалистлар көндезге күчмә семинарга чакырылачак. Катнашучылар алдынгы техник эшләнмәләр һәм технологияләр белән таныша, төрле тармак һәм яшьтәге инженерлар белән аралаша һәм тәҗрибә уртаклаша, шулай ук белем бирү программаларында катнаша алачак.
Министр урынбасары Алмаз Хөсәенов билгеләп үткәнчә: "Әлеге конкурсны уздырганда безнең өчен инженер белгечләренең горизонталь элемтәләрен җайга салу, республикада һөнәри берләшмә оештыру мөһим".
Конкурста җиңүчеләр турыдан-туры этап узгач билгеләнәчәк. Төп приз – һөнәри компетенция юнәлеше буенча түләнгән стажировка. Моннан тыш, җиңүчеләр өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу да оештырылачак.
Альберт Кәримов чараны гамәлгә куючы – Казан милли тикшеренү технология университеты һәм конкурсны уздыруда ярдәм күрсәтүче "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ рәхмәт белдерде.
Тэглар: конкурс Инженер года
Кадрлар резервына кертүгә конкурс
«Цифрлы алгарыш» бөтенроссия конкурсы финалы – «Россия – мөмкинлекләр иле» АКБОның флагман проектларының берсе – Казанда 27-29 сентябрьдә узачак. Бу хакта карар чәршәмбе көнне конкурсның финалының оештыру комитеты утырышында кабул ителде.
Фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә ярдәм мәсьәләләрен 23 июльдә районнарның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары катнашында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә карадылар, ул Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов рәислегендә узды.
Предприятиеләр һәм катнашучылар ягыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча гамәлгә куелган беренче "Ел инженеры" республика конкурсына югары кызыксыну белдерелүгә бәйле рәвештә, оештыручылар гаризалар кабул итүне 2019 елның 31 июленә кадәр дәвам итү турында игълан итте.
Конкурста җиңүчеләр Россия һәм чит ил инженер уку йортларында стажировкада катнаша алачак.
Исегезгә төшерәбез, конкурста икътисадның 12 төрле тармак вәкилләре катнаша ала:
1. Авыл хуҗалыгы;
2. Химия, нефть химиясе, биотехнологияләр;
3. Радиоэлектроника, элемтә, оптика;
4. Нефть сәнәгате;
5. Газ сәнәгате;
6. Энергетика;
7. Җиңел, агач эшкәртү, целлюлоза-кәгазь сәнәгате;
8. Медицина сәнәгате;
9. Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате;
10. Төзелеш, төзелеш материаллары сәнәгате;
11. Транспорт, юл хуҗалыгы;
12. Машина төзелеше (авиатөзелеш, суднолар төзелеше, приборлар төзү һ.б.).
Конкурсны оештыру, шулай ук гаризалар бирү турында тулырак мәгълүматны сез сылтама аша карый аласыз.
Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсын оештыру комитетының йомгаклау утырышы узды. Аның рәисе булып Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер чыгыш ясады.
Утырышта катнашкан "Татарстанның стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үзәге" ФБУ директоры урынбасары Андрей Макаров конкурс нәтиҗәләре һәм эксперт комиссияләре эше турында доклад белән чыгыш ясады.
"Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" бәйгесе төбәк этабы буларак "Россиянең иң яхшы 100 товары" программасы кысаларында инде 16 ел рәттән уздырыла. Агымдагы елда конкурста 230 предприятие һәм оешмадан 453 товар һәм хезмәт катнашкан, бу узган елдан 10% артык.
Конкурска тәкъдим ителгән продукция һәм хезмәт күрсәтүне бәяләү максатыннан 8 эксперт комиссиясе формалаштырылган, алар составына 11 министрлыктан, ведомстводан һәм республиканың мәнфәгатьле оешмаларыннан 30 артык белгеч һәм эксперт кергән.
Моннан тыш, эксперт комиссияләре эшенә беренче мәртәбә хәләл продукция һәм хезмәт күрсәтү белгечләре дә җәлеп ителгән.
Утырышта катнашучылар конкурс лауреатлары һәм дипломантлары исеменә дәгъва белдерүчеләрне бертавыштан раслаган: 135 лауреат, I дәрәҗәле 138 дипломант һәм II дәрәҗәле 162 дипломант.
Шулай ук утырыш кысаларында конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын әзерләү һәм оештыру өчен эшче төркем төзү турында карар кабул ителгән. Аның составына "Татарстанның стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үзәге" ФБУ, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм "Казан ярминкәсе" ААҖ вәкилләре кергән. Эшче төркем рәисе итеп Герман Лернер билгеләнгән.
Татарстан Республикасында «Үсемлекләрнең һәм хайваннарның яшәү урыннарын саклыйк!» девизы астында «Парклар маршы-2019» дип исемләнгән Халыкара табигать саклау акциясе башланды.
Парклар маршы- Кыргый табигатьне саклау үзәге (Мәскәү ш.) инициативасы белән, 1995 елдан бирле Россиядә һәм БДБ илләрендә ел саен үткәрелә торган акция. Бу акция Россиянең һәм чиктәш илләрнең аеруча саклана торган табигый территорияләренә иҗтимагый ярдәм итүгә юнәлтелгән. Акцияне Россия Федерациясенең Табигый байлыклар министрлыгы һәм БДБ илләренең тиешле министрлыклары хуплый.
2019 елда «Парклар маршы» акциясе кысаларында 2019 елның 26 мартыннан 24 маена кадәр «Кызыл китап битләре»дигән сәнгать конкурсы игълан ителде. Без Парклар маршында катнашучыларга уртак көч белән Кызыл китап төзергә тәкъдим итәбез. Аңа сезнең төбәгегезнең яки районыгызның, Россия яки төбәк Кызыл китапларына кертелгән, шулай ук аларга кермәгән, әмма сезнең яшәү тирәлегендә сирәк очрый торган төрләре керә ала. Шул хайваннар яки үсемлекләр рәсемнәрен ясарга кирәк.
Рәсемнәргә кыскача аңлатма язарга кирәк – ни өчен сез ул төрне сайладыгыз , нәрсәсе белән ул игътибарга лаек һәм аңа нәрсә яный.
Эшләрне башкару таләпләре белән Комитет сайтындаhttp://ojm.tatarstan.ru/rus/ekologicheskoe-prosveshchenie.htm яки 8(843)211 75 06 телефоны буенча танышырга мөмкин.
Конкурс беренче космонавт Юрий Гагарин тууына 85 ел тулуга багышланган.