ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Экология министрлыгының  Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары 4яшьтән алып 11 яшькәчә балаларны «Яңа ел экоуенчыгы» һәм «Яңа ел композициясе» дигән шәһәр иҗат  бәйгеләрендә катнашырга чакыралар.


30
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстанның иң яхшы укучылары - иң күп сандагы чүплекләрне һәм батарейлар җыю акциясендә җиңүчеләрне ачыклаган экологлар ярдәмчеләрен бүген Бәшир Рәмиев исемендәге яңа ИТ-паркта бүләкләделәр. Биредә 2022 елда «Мәктәп экопатруле» республика конкурсына йомгак ясадылар.


25
ноябрь, 2022 ел
җомга

Конкурска өч номинациядә 35 гариза бирелде: «Табигатьне саклау технологияләрен эшләү», «Табигый ресурсларны рациональ файдалану» һәм «Экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә цифрлы карарлар».


15
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы  Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында ел саен үткәрелә торган «Иң яхшы дәүләт инспекторы» исеменә конкурс башланды.


1
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Экология проектлары консалтингы институты Россия ачык яшьләр Су конкурсы 2023 нең төбәк этабына эшләр кабул итүне игълан итә.


31
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

«ЭКОлидер-2022» республика конкурсына гаризалар кабул итү тәмамланырга ике атна калды.


17
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының барлык югары уку йортлары студентларын экология буенча фәнни-гамәли эшләр конкурсында катнашырга чакырабыз.


20
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының комплектлау чыганагы – коммерциячел булмаган һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының комплектлау чыганагы – коммерция оешмасының иң яхшы архивы» дип исемләнгән конкурслар үткәрелүе турында хәбәр итә. Гаризалар 2022 елның 14 августына кадәр кабул ителә.

Тэги: бәйге

20
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге белән 01.07.2022 – 18.11.2022 вакыт аралыгында кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча республика конкурсы (алга таба - Конкурс) оештыра. Конкурс массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен киң яктыртуга җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

Тэги: журналистлар бәйгесе бәйге

18
февраль, 2022 ел
җомга

«Россиянең яшел югары уку йортлары» дип аталган гомумроссия программасы һәм Россиянең «яшел» югары уку йортлары берләшмәсе «Минем яшел югары уку йортым» дип аталган Бөтенроссия студентлар экология проектлары бәйгесенең икенче дулкынын башлап җибәрде. Бәйге экология тәҗрибәләрен башкаруның нәтиҗәле ысулларын табарга ярдәм итәр һәм яшь буынны экология проблемаларын чишүгә җәлеп итәр дип көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International