Бу бәйгедә Россиядән Орел өлкәсенең Спас-Лутовино утарыннан атаклы Тургенев имәне тәкъдим ителәчәк. Нәкъ тә менә әлеге номинант «Россиянең ел агачы — 2021» илкүләм бәйгесендә җиңүче булып танылган иде. Тургенев имәне 47 претендент арасыннан ачык тавыш бирү юлы белән сайланды.
Бәйгедә 15 гыйнварга кадәр катнашырга мөмкин. Материалларны airrt.press@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Нәтиҗәләр Агентлыкның 2022 елның 20 гыйнварында узачак йомгаклау коллегиясендә игълан ителәчәк.
Скаутинг кысаларында табылган инновацион технологияләр һәм сервислар «Пятерочка» кибетләре челтәре партнерлары һәм клиентлары белән эшләү куркынычсызлыгын һәм сыйфатын яхшыртуга ярдәм итәчәк, шулай ук аның бизнес-процессларын гадиләштерәчәк.
"Цифрлы үрләр" премиясе - Бизнес һәм дәүләт структураларының нәтиҗәлелеген арттыру өчен IT-инструментлар тудыручы Россия эшкәртүчеләре конкурсы.
Конкурс Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү темасын чагылдыручы иң яхшы проектларны ачыклауга юнәлдерелгән.
Татарстаннан ИТ-проектлар ИТ-ПРОФ-ИТ 2021 федераль конкурсының «Халык тану» премиясенә номинацияләнгән.
«В.И. Вернадский исемендәге Илкүләм экология премиясе» бәйгесе академик В.И.Вернадский идеяләре һәм БМОның тотрыклы үсеш өлкәсендәге максатлары нигезендә әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлекне тәэмин итү, энергияне һәм ресурсларны саклау, сәнәгать һәм энергетикада яңа технологияләр үстерү, файдалана алырлык иң яхшы технологияләрне гамәлгә кертү, экологик мәдәният формалаштыру өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектларны ачыклау һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Су ресурслары федераль агентлыгы, Россия Табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән, су ресурсларына сакчыл мөнәсәбәт мәсьәләләренә багышлап, балалар өчен тематикалы «Төрле төстәге тамчылар» - 2021 гомумроссия рәсем конкурсын уздыра.
Ecowiki.ru Россиянең экологик бергәлекләрен үстерү һәм экологик яшәү рәвешен популярлаштыру порталы «Суны сакла, табигатьне чистарт!», «Пластиксыз июль» һәм «Урман мәрхәмәтле кешеләрсез түгел!» акцияләрен уздыра.
Татарстан Республикасы Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүгә, аның әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен һәм кулланучылар хокукларын яклауны тәэмин итү буенча Дәүләт инспекциясе , «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге 2021 елның 1 августыннан 18 ноябренә кадәр кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча республика конкурсы (алга таба - Конкурс) оештыра. Конкурс массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен киң яктыртуга җәлеп итү максатыннан үткәрелә.