ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан укучыларын AIIJC 2021 балалары өчен ясалма интеллект буенча халыкара конкурска кушылырга чакыралар. Конкурска гаризаны ай ахырына кадәр түбәндәге сайтта тапшырырга мөмкин – http://aiijc.com.


1
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«ПРОФ-IT.2021» IX Бөтенроссия региональ һәм муниципаль мәгълүматлаштыру проектлары конкурсына теркәлү ачылды. Катнашу өчен гаризаны 28 июльгә кадәр сайтта калдырырга мөмкин –  http://konkurs.d-russia.ru.


30
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Машина белән укыту, ясалма интеллект һәм зур мәгълүматлар өлкәсендә ачык онлайн-ярышларга теркәлү башланды. ИТ-чемпионат «Цифрлы алга китеш» Бөтенроссия конкурсы – «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының флагман проектларының берсе. Конкурсның приз фонды 1 500 000 сумга кадәр тәшкил итәчәк.


29
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Республика халкын июль-август айларында узачак экологик бәйрәмнәрдә катнашырга чакырабыз. 

«ЭКОТЕХ - ЛИДЕР» илкүләм премиясе 20 номинациядә экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә иң яхшы технологияләрне эшләү, гамәлгә кертү һәм алга этәрү өлкәсендәге казанышлар өчен тапшырыла. Премия кысаларында компанияләр җитештерүне технологик модернизацияләү һәм аның экологик куркынычсызлыгы, табигый ресурслардан рациональ файдалану, табигать саклау программаларын үстерү һәм әйләнә-тирәлекнең пычрану дәрәҗәсен азайту өлешендә тотрыклы үсеш өлкәсендә үз проектларын яки чишелешләрен күрсәтә алачак.


28
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар кысаларында рус шагыйре Александр Пушкин әсәрләре буенча рәсем һәм кул эшләре конкурслары һәм «Туган телнең матурлыгы һәм бөеклеге» темасына иншалар конкурсы үткәрелде.

Тэги: Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы

25
июнь, 2021 ел
җомга

Яр Чаллы шәһәрендә «Dron Race» пилотсыз очу аппаратларының беренче Бөтенроссия конкурсы тәмамланды, аны «Кванториум» балалар технопаркы оештырды.


17
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

50+ яшьтәге кешеләрне «Интернетка рәхмәт – 2021» Бөтенроссия конкурсының яңа сезонында катнашырга һәм компьютер грамоталылыгын өйрәнүдәге уңышлары белән уртаклашырга чакыралар. Материалларны кабул итү 15 октябрьгә кадәр конкурс сайтында дәвам итәчәк.


16
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Су ресурслары федераль агентлыгы, Россия Табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән, су ресурсларына сакчыл мөнәсәбәт мәсьәләләренә багышлап, балалар өчен тематикалы «Разноцветные капли» - 2021 гомумроссия рәсем конкурсын уздыра.


15
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Россия Табигый фәннәр академиясе әйләнә-тирәлекне саклау һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә, шулай ук XXI гасырда тотрыклы үсешкә юнәлтелгән башка төр экологик эшчәнлектәге күренекле казанышлар өчен «Eco World» Халыкара Экологик Премиясе лауреаты исеменә ел саен конкурс үткәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International