Татарстанда 2026 елның гыйнварында бирелгән ипотекалар саны, узган елның шул ук ае белән чагыштырганда, 2,2 мәртәбә арткан, ә аларның күләме акчалата күрсәткечтә – 3,4 мәртәбә, 16 млрд сумнан артып киткән. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте.
Үз йортың, үз фатирың булу – зур бәхет. Элекке заманалар – эшләгән хезмәт урыныннан, күпмедер вакыт фатир чиратында торганнан соң, бушлай тораклы булган чор күптән үтте. Хәзер үз почмагыңны булдырасың килсә, ипотека турында уйларга туры килә.