ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

КАЗАНЬ, 19 сентябрь 2025 ел – «Kazan Digital Week-2025» халыкара форумында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының геомәгълүмати технологияләр бүлеге мөдире Гүзәл Сәйфетдинова иң яхшы фәнни мәкалә өчен диплом белән бүләкләнде. Аның «Геомәглүмати системалар һәм 3D-реконструкция: археологик мирас объектларын саклау методларын интеграцияләү» дип исемләнгән хезмәте «Мәдәнияттә цифрлы технологияләр» номинациясендә җиңү яулады.

Шунысы игътибарга лаек, бу ике ел эчендә әлеге абруйлы конкурста ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләренең икенче җиңүе. Узган ел «Онлайн геомәгълүмати системаларында “Татарстан һәм Татар халкының мәдәни мирасы: үсеш баскычлары” авторлар коллективы беренче урынны алган иде.

Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Нургали улы Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Ринат улы Хәйруллин катнашында узды, алар җиңүчегә бүләкне шәхсән тапшырдылар.

Гүзәл Сәйфетдинова тикшеренүләре заманча цифрлы технологияләр ярдәмендә археологик мирасны саклауга инновацион якын килүне күрсәтте. Әлге хезмәт форум материалларының рәсми җыентыгында басылып чыкты. Түбәндәге сайт сылтамасы буенча да карарга мөмкин: https://kazandigitalweek.com/upload/doc/results/2025/sbornik_2025.pdf

Бу казаныш Татарстан Республикасының цифрлы технологияләрне үстерүдә һәм мәдәни мирасны саклау өчен аларны куллануда әйдәп баручы ролен үтәвен ассызыклый.


20
сентябрь, 2025 ел
шимбә

(Казан, 18 сентябрь, 2025 ел) — Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узган Kazan Digital Week 2025 халыкара форумында актив катнашты. Галимнәр төп секцияләрдә докладлар белән чыгыш ясадылар һәм махсуслаштырылган күргәзмә залында геомәгълүмат системасын күрсәттеләр. Форумның эшлекле программасы кысаларында Институт вәкилләренең чыгышлары мәдәният һәм археологик мирасны саклау өлкәсендә алдынгы цифрлы технологияләрне куллануга юнәлтелде.

«Мәдәният өлкәсендә цифрлы технологияләр» секциясендә геомәгълүмати технологияләр бүлеге мөдире Гүзәл Сәйфетдинова доклад белән чыгыш ясады. “Геомәгълүмат системалары һәм 3D-реконструкция: археологик мирас объектларын саклау өчен методларны интеграцияләү” темасына ясаган чыгышында ул ГМС һәм 3D модельләштерү технологияләрен комплекслы файдалануның археологик һәйкәлләрнең төгәл охшаш күчермәсен (копия) булдырырга мөмкинлек бирүен җентекләп яктыртты, бу исә аларны документларга урнаштыру, виртуаль реконструкциянең торышын мониторинглау өчен бик мөһим дип ассызыклады.

Лектория форматында геомәгълүмати технологияләр бүлегенең фәнни хезмәткәре Полина Ивановна Дергунова чыгыш ясады. «Археологик мирас объектларын саклауда цифрлы технологияләр» дигән темага ясаган доклады гомуми күзәтү һәм анализ ясауга юнәлдерелгән иде, биредә ул аэрофотога төшерүдән алып заманча археологик практикада кулланыла торган машина белән өйрәтү методларына кадәр төрле инструментларның киң спектрын тәкъдим итте.

Институт өчен тагын бер мөһим вакыйга – Kazan Digital Week 2025 форумы кысаларында узган “Цифрлы мирас!” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашу. «Онлайн геомәгълүмати системаларында “Татарстан һәм Татар халкының мәдәни мирасы: үсеш баскычлары” дигән тема белән мәгълүмат һәм нәшрият бүлеге мөдире Рамис Рөстәм улы Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул гуманитар белемнәрне берләштерүгә юнәлтелгән масштаблы цифрлы проектны алга таба үстерү юллары турында сөйләде.

Әлеге тикшеренүләрнең гамәли чагылышы форумның 2 нче павильондагы күргәзмә экспозициясендә тәкъдим ителгән «Татарстан һәм татар халкының мәдәни мирасы» геомәгълүмат системасы булды. Стендны карага килүчеләр бердәм цифрлы киңлек булган системаның Татарстан һәм Идел буе халыкларының археологик һәйкәлләре, тарихи объектлары, архив материаллары, теле һәм мәдәнияте турында 92 000 нән артык мәгълүматны берләштерелүен үз күзләре белән күрә алдылар.

Археология институтынның Kazan Digital Week 2025 форумында катнашу федераль һәм халыкара дәрәҗәдә үзенең алдынгы эшләнмәләрен күрсәтү генә түгел, ә цифрлаштыру өлкәсендә алдынгы белгечләр белән тәҗрибә уртаклашү, шулай ук дисциплинаара тикшеренүләр өчен яңа юнәлешләр билгеләү мөмкинлеге бирде.


31
август, 2021 ел
сишәмбе

25 сентябрьдә ИТ-паркта Идел буеның төп уен вакыйгасы — «Киберпарк» булачак. Быел чара KAZAN DIGITAL WEEK Халыкара Форумы эгидасы астында узачак һәм вакыйганың формаль булмаган өлешенә әйләнәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International