Татарстанның Биектау муниципаль районының Усад авылында балалар сәнгать мәктәбен капиталь ремонтлау дәвам итә. Әлеге объект агымдагы елда «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль программасына кертелгән.
Гомуми мәйданы 486 кв. м булган бер катлы сәнгать мәктәбе бинасы 1981 елда төзелгән. Биредә 13 бүлмә, шул исәптән 200 кешегә исәпләнгән актлар залы, 4 сыйныф, педагоглар өчен кабинет һәм 2 бәдрәф бар.
Татарстанның Яшел Үзән муниципаль районында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт төзелеше дәвам итә. Бу подваллы ике катлы бина булачак, гомуми мәйданы 8 620 квадрат метр. Ул 120 урынга исәпләнгән.
Хәзерге вакытта объектның оператив әзерлеге 40% тәшкил итә. Белгечләр фасад һәм түбә ябу эшләренә керештеләр. Шулай ук барлык инженерлык челтәрләре – су белән тәэмин итү, канализация, аз агымлы челтәрләр һәм җылылык монтажлана.
2020 ел Татарстан Республикасында “Хәтер һәм Дан елы " дип игълан ителде. Шул уңайдан, Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Баулы шәһәреннән ирле – хатынлы Галиевларны котладылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында төп чаралар планын үтәү кысаларында хезмәткәрләр күп балалы әти, контроль-инспекция бүлеге консультанты Айрат Хәнәфиев белән кызыклы әңгәмә үткәрде.
Иң изге һәм могҗизалы бәйрәм – Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйбыз!