Бүген Казанда Идел көненә багышланган «Вода России» бөтенроссия акциясенең экомарафоны узды. «Түбән Заречье» комлыгы территориясен чистартуга волонтерлар, «Чиста булачак» республика яшьләр хәрәкәте активистлары, студентлар, шәһәрнең битараф булмаган кешеләре һәм ведомство хезмәткәрләре чыкты. Акциядә катнашучыларга судан байдарачылар да кушылды, алар – су өслеген, ә дайверлар елга төбен чистартты.
22 майда барыгызны да Идел көненә багышланган «Вода России» бөтенроссия акциясенең экомарафонында катнашырга чакырабыз. Чара «Түбән Заречье» пляжында (Казан, Мәскәү районы) «Экология» илкүләм проекты кысаларында узачак. Катнашучыларны теркәү – 10:30 сәгатьтә, чара 11:00 сәгатьтә башлана.
Бүген Татарстан Республикасы «Чиста ярлар» марафонына кушылды. «Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында елгалар һәм күлләрнең ярларын чүп-чардан чистарту буенча волонтерлык чаралары бер үк вакытта бөтен Россия буйлап уза.
Бүген, Эколог көне һәм Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көнендә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин яшьләрнең «Чиста булачак» республика экологик хәрәкәте белән онлайн-очрашу үткәрде.