Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе коммерциячел булмаган оешмаларга «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә яңа порталның старт алуы турында түбәндәге адрес буенча хәбәр итә: https://nco.minjust.gov.ru/.
Аның ярдәмендә коммерциячел булмаган оешмалар Россия Юстиция министрлыгына электрон рәвештә хисап бирергә, шулай ук шәхси кабинетлар аша үз уставларының гамәлдәге редакцияләрен бастырып чыгарырга мөмкин
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы 2023 елда ТР территориясендә радиоактив матдәләрне һәм радиоактив калдыкларны исәпкә алу һәм контрольдә тоту чараларын үтәүгә чыгымнарны финанс белән тәэмин итү максатларында коммерциясез оешмаларга Татарстан бюджетыннан субсидияләр бирүгә конкурс игълан итте. Конкурста «Протон» инновацияле-техника үзәге» коммерциясез автоном оешмасы җиңүче булды.
Татарстан Республикасының Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы 2022 елда Татарстан Республикасы территориясендә радиоактив матдәләр һәм радиоактив калдыкларны исәпкә алу һәм контрольдә тоту чараларын үтәүгә, 2021 елда тотылган чыгымнарны каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан коммерциясез оешмаларга субсидияләр бирү буенча бәйге игълан итте.
Республиканың коммерцияле булмаган оешмалары Татарстан буенча дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең территориаль органына «Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешманың эшчәнлеге турында белешмәләр» 2021 ел өчен (еллык) 1-социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешманың формасы буенча хисап бирергә тиеш. Документлар 1 апрельгә кадәр кабул ителәчәк.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслар министрлыгы социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу хокукына түбәндәге өстенлекле юнәлешләр буенча экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән конкурс үткәрә:
- экологик культура формалаштыру;
- кече шәһәрләрдә һәм авыл җирлегендә гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүгә юнәлдерелгән социаль әһәмиятле экологик-белем бирү һәм агарту проектларын тормышка ашыру;
- туган якны өйрәнү, экология туризмы һәм су асты эшчәнлеге өлкәсендәге эшчәнлекне үстерү.
Конкурс ике юнәлеш буенча үткәрелә: гражданнар җәмгыяте институтларын һәм гражданлык инициативаларын үстерү һәм гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү шартлары тудыру. Чараны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы оештыра.
Татарстан Республикасының «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте Зеленодольск, Буа, Болгар һәм Арчада экологик бәйрәмнәр үткәрүгә 1,55 млн.сум акча алачак. Татарстан волонтерларының проекты Россия Федерациясе Президенты грантларын алуга икенче конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшыларның берсе дип танылган.