ЯҢАЛЫКЛАР


8
март, 2025 ел
шимбә

7 нче март көнне Бигәнәй авылы мәдәният йорты үәм  китәпханәсе хезмәткәрләре, "Мизгел" халык театры Бигәнәй мәдәният йортында тамашачыларга Р.Хөсәенованың "Табылдык" спектаклен күрсәтте. Спектакльдә катнашучы үзэшчәннәребез үзларенең осталыклары, образга кереп, тырышып уйнаулары белән таң калдырды.Спектакль ахырында Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Фаиль Фахимович хатын -кызларыбызны бәйрәм белән котлады, ныклы сәламәтлек, бәхет -шатлыклар теләде.Үзэшчән артистларыбызның бик яхшы уйнауларын билгеләп үтте, алга таба да иҗади уңышлар теләде.Мәдәният йорты мөдире, рәссам Фатхрахманова Дания ясаган, авыл күренешләрен күрсәткән декорацияләр спектакль атмосферасын тудырырга ярдәм итте.Спектакльне куючы режиссер ярдәмчесе Рамилә Корбанова. Үзэшчән артистларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз, бәхет -шатлыклар, ныклы сәламәтлек, зур уңышлар телибез,бик зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

 

Тэги: Бигәнәй

4
февраль, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы җирле коллективларны котлый һәм халык иҗатын саклап калуга, үстерүгә һәм популярлаштыруга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерә.


28
гыйнвар, 2022 ел
җомга

2022 ел Россия халыкларының мәдәни мирасына багышланган. Бу хакта ил Президенты Владимир Путин имзалаган Указда әйтелә. Конституция буенча Россия күпмилләтле ил булып тора. Аның территориясендә 190нан артык төрле халык яши. Аларның һәрберсенең үз мәдәнияте, теле, гореф-гадәтләре бар.

Тэги: мәдәният

3
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Казанда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы уздыра торган «Барсик» Бөтенроссия балалар иҗаты фестивале узды.


25
март, 2020 ел
чәршәмбе

Мамадыш районы башлыгы Анатолий Ивановның Мәдәният хезмәткәре көне белән котлавы.


28
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 26 гыйнварында Студентлар көнендә Бөрешле төп гомуми белем бирү мәктәбе спортзалында мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл яшьләре арасында волейбол буенча ярыш үткәрделәр.

Тэги: мәдәният Бөрешле мәдәният

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International