ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

24 июньдә Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзен тотуга куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын тәртипкә салу буенча комиссия утырышы булды.


28
август, 2020 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия утырышы булды. Комиссия әгъзалары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын элек биләгән гражданнарның коммерция оешмаларында вазыйфалар биләүгә ризалык бирү турындагы мөрәҗәгатьләрен карады. Комиссия утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты тарафыннан дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары һәм прокуратураның 2020 елның 1 яртыеллыгында мәнфәгатьләр конфликты фактларын ачыклау буенча эше турында җибәрелгән мәгълүматның тезисларын карадылар.


20
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның Цифрлы үсеш министрлыгында бүген министр каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе һәм ведомство каршындагы Иҗтимагый советның уртак утырышы узды. Чара кысаларында министрлыкның үзендә һәм аңа буйсынган учреждениеләрдә коррупциягә каршы грамоталы сәясәт үткәрү мәсьәләләре каралды.


23
июнь, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 23 июнендә Чистай муниципаль районы хакимиятенең зур залында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Утырыш эшендә контрольлек итүче һәм хокук саклау органнары, суд приставлары хезмәте вәкилләре, шулай ук «Татспиртпром» АҖ җитештергән аракы һәм сыра сату буенча «Алкоторг»ҖЧҖ сәүдә вәкилләре катнашты.


19
июнь, 2020 ел
җомга

2020 елның 19 июнендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе Татарстан Республикасы Биектау районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышын үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International