Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Участок социаль хезмәте» практикасы кысаларында кызыклы һәм мавыктыргыч чара – «Күңелле туп» спорт уены үткәрделәр.
Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Гаилә кыйммәтләре агачы» мини-тренингы узды. Чара гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга һәм аларның әһәмиятен ныгытуга юнәлдерелгән.
19 май көнне Түбән Кама муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Мин тумышым белән кайдан?» дигән чара узды. Аның максаты – һәр катнашучыда гаилә кыйммәтләрен, традицияләрен һәм тарихи мирасының әһәмиятен аңлауны формалаштыру. Дәрескә «Үзгәрешләр җиле» социаль-хокукый технологиясендә катнашучылар килде.
29 декабрьдән 12 гыйнварга кадәр Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан социаль хезмәт алучылар арасында «Гаилә ял көннәре» фотоконкурсы оештырылды. Конкурс гаиләнең төрле буыннарын уртак активлыкта катнашып берләштерүгә юнәлдерелгән.
Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре Виктория Павлова һәм Мәдинә Хаҗарова «Иң мөһиме турында» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре традицияләрне саклауга һәм үстерүгә, гаилә бәйләнешләрен ныгытуга, балаларны тәрбияләүдә гаиләнең ролен күтәрүгә юнәлдерелгән «Иң мөһиме турында» республика конкурсына 11 конкурс эше җибәргәннәр. Барлык эшләр финалистлар рәтенә керде һәм катнашучылар дипломнар алды.
Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче Юрий Григорьев «Иң мөһиме турында» республика конкурсында катнашты.
Гаилә традицияләре гаиләне ныгытуда мөһим роль уйный. Бу йортның рухи атмосферасын тудыра, буыннан-буынга тапшырыла торган гомуми тормыш кыйммәтләрен формалаштыра. Ә Яңа ел гаилә традицияләренә тылсым, тормышта уңай үзгәрешләргә ышаныч өсти.
6 декабрьдә Бөгелмә районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ялкын» социаль приютында эш визиты белән РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова булды.
Мария Уламасова бөтен аңлы гомерен педагогик эшчәнлеккә багышлаган. Бүленеш буенча ул Төмән өлкәсендә эшләгән. Яңа Чишмәгә күчкәч, мәгариф бүлегендә мәктәпкәчә белем бирү методисты булып эшли башлый. 2003 елдан Мария Уламасова Яңа Чишмә башлангыч мәктәбенең директор урынбасары вазифасын башкара, ә 2011 елда «Кояшкай» балалар бакчасы мөдире була. Мәктәпкәчә учреждениедә ул лаеклы ялга чыкканчы эшли.