Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуга багышланган «Туган кешеләр» психологик клубының чираттагы дәресе узды. Очрашу темасы тәҗрибәле психолог Гүзәл Минһаҗева җитәкчелегендә түгәрәк өстәл артына җыелган кешеләрдә зур кызыксыну уятты. Җылы һәм ышанычлы атмосферада катнашучылар гаилә тормышының мөһим аспектлары турында фикер алыштылар, шәхси тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге белән берлектә «Гаилә – бәхеткә ачкыч» дигән чара үткәрде. Кадет интернат-мәктәбенең 10 сыйныф укучылары өчен оештырылган чара балалар өчен гадәти булмаган шартларда узды.
Мәхмүтовлар–Мөхәммәтҗановларның гаилә учагы – чын җылылык утравы, анда үзара аңлашу, кайгырту һәм хөрмәт хөкем сөрә. Аларның үрнәге илһамландыра һәм традицион гаилә кыйммәтләренең элеккечә үк исән булуын күрсәтә.
Арча районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең балигъ булмаган балалары өчен, шулай ук «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә тернәкләнүчеләр өчен «Гаиләдә хөрмәт» темасына онлайн-дәрес үткәрелде. Дәресне «Ата-аналар җинаятьчелектән, көчләүдән һәм наркотиклардан башка дөнья өчен» профилактика үзәге оештырды.
Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре шашка буенча турнир оештырдылар. Чара 5 сентябрьдән 15 сентябрьгә кадәр уздырыла торган Рус шашкасы буенча дөнья чемпионатына ярдәм йөзеннән узды.
Татарстан Республикасы Балтач районының Чепья авылыннан Андрей һәм Светлана Андреевлар йортында бәхет башка күп кенә яшь гаиләләрдәгегә караганда берничә мәртәбә күбрәк –әти-әни өч искиткеч ул тәрбиялиләр.
Әтнә муниципаль районында ел саен Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чаралары үткәрелә. Быел чара Г. Тукай исемендәге татар дәүләт драма театры базасында узды. Гаилә парлары өчен бәйрәм өстәле әзерләнгән иде. Иң игелекле һәм җылы сүзләр озын һәм тигез гаилә юлын үткән кешеләргә карата яңгырады.
Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен бәйрәм чарасы уздырылды. Бәйрәмне котлау сүзләре белән Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова ачты.
Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Гаилә кыйммәтләре» темасына тренинг үткәрде. Чарада алты балигъ булмаган бала катнашты.
«Социаль туризм» программасы кысаларында һәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче гаилә парлары яшь инвалидлар, белгечләр Марина Чапалова һәм Ирина Баранова белән бергә, урман-парк зонасында булдылар.