ТР Төзелеш министрлыгында республика штабының чираттагы утырышында торак-коммуналь хуҗалык һәм социаль өлкә объектларын алдагы җылыту чорына әзерләүнең барышы каралды.
Татарстан Республикасында 2024 елда җылыту чоры 16 сентябрьдә башланып, 2025 елның 16 маенда тәмамланды. Республика буенча җылыту чоры 243 көн дәвам итте – бу календарь елның өчтән ике өлеше. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде.
Утырышта ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова катнашты