ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Югары технологияләр белән кызыксынучы мәктәп укучылары һәм үз квалификацияләрен күтәрергә теләгән педагоглар робототехника, мәгълүмати куркынычсызлык һәм белем бирү учреждениеләрен цифрлаштыру буенча бушлай онлайн-курслар уза алалар.


15
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Тыңлаучылар стипендия алачак һәм эш яки укудан аерылмыйча гына курслар уза алачак. Чыгарылыш сыйныф укучыларын «Ак Барс Цифрлы технологияләр» компаниясенә эшкә урнаштырачаклар. Гаризаны 25 июльгә кадәр careerdev.ru-га тапшырырга мөмкин. 


19
июнь, 2020 ел
җомга

Иннополис университетының робототехника - 2020 буенча ачык олимпиадасының йомгаклау ярышларында Россиянең 23 регионыннан һәм Беларусь Республикасыннан 120 укучы катнаша. Иң яхшы исем өчен 12 яшьтән 18 яшькә кадәрге укучылар көрәшә.


26
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Иннополис Университетында мәктәп укучыларын каникул вакытында югары уку йортына кадәрге әзерлек үзәгенең махсус проекты кысаларында онлайн-стажировка үтәргә чакыралар.


26
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Олимпиада бер үк вакытта Россия, Беларусь, Украина һәм Гонконгта узды, барлыгы 10 илдән 13-18 яшьлек 245 укучы катнашты. 5 сәгать дәвамында яшь программистлар 5әр мәсьәләне хәл иттеләр.


10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Иннополис Университетына 7 ел тула. ИТ-вуз Иннополис шәһәрендә 2012 елның 10 декабрендә теркәлгән иде.


9
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Иннополис Университетында ясалма интеллект буенча хакатон узды, анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Ижевск, Архангельск, Марий Эл, Уфа, Казан һәм Иннополис шәһәрләреннән 110 проектчы катнашты. 48 сәгать дәвамында алар ике трекның берсе — «Антропоморф робототехника» һәм «Автоном транспорт» буенча прототиплар ясадылар.


3
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Россия ИТ-Югары уку йортының алга таба үсеш планнары турында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов, Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Константин Носков, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Иннополис Университетының Күзәтчелек советының башка әгъзалары фикер алыштылар.


18
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстанның CDO программасын беренче тәмамлаучылар Иннополис Университетында үз сертификатларын алдылар

«Россия  Федерациясенең  цифрлы  икътисады» илкүләм  программасының  «Цифрлы икътисад өчен  кадрлар»   федераль  проекты  кысаларында   “Иннополис университеты” югары  белем  бирү автоном  фәнни  учреждениесендә 2019 елның  октябрендә,   Татарстан  Республикасы дәүләт идарәсен үстерү,   мәгълүмати технологияләр  һәм  элемтә министрлыгы белән  берлектә,     “CDO – күрсәткечләргә  нигезләнгән  идарә” мәгариф  программасы  буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, ведомство  оешмалары  хезмәткәрләре өчен  укулар  оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International