Россия Цифрлар министрлыгы Россия Мәгариф министрлыгы һәм «Цифрлы икътисад» АНО белән берлектә «Касперский лабораториясе» ярдәмендә «Цифрлы ликбез» Бөтенроссия мәгърифәтчелек проектын үткәрә.
Интернет безнең тормышыбызның бер өлеше булды, әмма уңайлыклары белән бергә куркынычлар да килде. Җинаятьчеләр даими рәвештә безне акча яки шәхси мәгълүматларны урлау өчен алдауның яңа ысулларын уйлап таба.
DDoS-һөҗүмнәр саны җиде тапкырга артты. Республикада мәгълүмат системаларының өзлексез эшен тәэмин итү буенча куркынычсызлык чаралары гамәлгә ашырыла.
Россия банкыннан сораштырулар хәвеф-хәтәрләрне бәяләргә, финанс операцияләренең якланганлык дәрәҗәсен күтәрергә, электрон сервислардан файдалану куркынычсызлыгын арттыру буенча чараларны планлаштырырга ярдәм итәчәк.
Тагын өч команда Kazan Digital Week 2021 конференциясенең Demo Day-енә чакырылган.
Республиканың Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин мәгълүмати куркынычсызлык, яклау чараларын кертү һәм дәүләт мәгълүмат системаларын аттестацияләү процедураларына багышланган берничә эшлекле киңәшмә үткәрде.
Иннополис университеты киберкуркынычсызлык буенча InnoCTF турнирына теркәлү ачты. Анда Идел буе федераль округының югары һәм урта махсус уку йортларында укучы студентлар катнаша ала. Ярышлар 2 этапта узачак.
8-22 февраль көннәрендә мәктәп укучылары өчен интернеттагы мәгълүматларны яклау проблемасына багышланган «Саннар дәресе» – «Цифрлы дөньяда хосусыйлык» узачак. Дәрестә балалар үзләре турында нинди мәгълүматны интернетта урнаштырмаска, мошенникларга ничек каршы торырга кирәклеген беләчәкләр, шулай ук шәхси мәгълүматларны якларга өйрәнәчәкләр.
Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы «IT-Cube» балалар иҗат үзәгендә «Кибергигиена һәм зур мәгълүматлар белән эшләү» дигән бушлай курска гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итә.
InnoSTage компанияләр төркеменең киберкуркынычсызлык буенча экспертлар командасы виртуаль шәһәрне саклау ягында халыкара кибербитта катнашачак.