Хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү буенча Иҗтимагый совет тарафыннан, 2021 елда, учреждениеләрне 100 процент колачлау белән, Саба муниципаль районында мәдәният һәм мәгариф оешмаларының хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү үткәрелде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру һәм аларның үтәлешен тикшерү проектында катнаша.
2022 елның 27 июлендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булды. Утырышта Иҗтимагый совет әгъзалары һәм чакырылган экспертлар катнашты.
2022 елның 27 июлендә 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы була. Чара кысаларында 2022 елның беренче яртыеллыгында ведомствоның халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча фикер алышу каралган.
2022 елның 8 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булды. Утырышта катнашучыларны Иҗтимагый совет рәисе, «Кулланучылар базары бәйсез экспертиза һәм мониторинг республика үзәге» ДБУ эшләр идарәчесе Юрий Митюшкин сәламләде. Иҗтимагый совет әгъзалары һәм чакырылган катнашучылар алдында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов чыгыш ясады.
Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Анатолий Шлычков рәислегендә Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булып узды. Киңәшмәдә галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре һәм ведомство хезмәткәрләре катнашты.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды. Чарада ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, шулай ук галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре һәм Министрлык хезмәткәрләре катнашты.
28 нче февраль көнне Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булды
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булды
Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары йомгаклау утырышына җыелды