Дәүләт комитетында иҗтимагый советның планлы утырышы булды. Көн тәртибендә каурыйлы киек кошларга язгы ау срокларын үзгәртү, 2019 елга Дәүләт комитетының монополиягә каршы комплексы турындагы докладны карау һәм мәҗбүри таләпләрне профилактикалау буенча ведомство программасы турында фикер алышу мәсьәләләре булды.
26 ноябрьдә статс-сәркатип – Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Андрей Цариковский Татарстан Республикасына эш визиты белән килде.
2019 елның 27 ноябрендә Иҗтимагый совет утырышы кысаларында дәүләт тарафыннан җайга салына торган бәяләр (тарифлар), шул исәптән хокук куллану практикасы өлкәсендәге законнарның мәҗбүри таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды.
Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булды. Чакырылган кунак, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов чарада катнашучыларны алкоголь базарындагы яңалыклар белән таныштырды. Аннары Иҗтимагый советта катнашучылар план буенча фикер алышуга кереште.
Бүген Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары агымдагы елга планнар турында фикер алыштылар һәм 2020 елга бурычларны билгеләделәр.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында Иҗтимагый совет утырышы узды. Советның көн тәртибендә түбәндәге сораулар булды:
1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары проектларын тикшерү:
- Татарстан Республикасының Тукай, Минзәлә һәм Актаныш муниципаль районнары территориясендә региональ әһәмияттәге комплекслы юнәлештәге «Кама - Ык» дәүләт табигать тыюлыгын оештыру турында
- Татарстан Республикасының Актаныш муниципаль районы территориясендә «Агыйдел елгасы тамагы» комплекслы профильле региональ әһәмияттәге дәүләт табигать тыюлыгын оештыру турында
2. «Татарстан Республикасының республика һәм җирле әһәмияттәге аеруча саклана торган табигый территорияләр турында» Татарстан Республикасы законы проектын тикшерү.
Утырыш беркетмәсе белән «Комитет» - «Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет» бүлегендә танышырга була
Министр киңәшчесе Ленар Вәлиев рәислегендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды. Очрашуда министрлык хезмәткәрләре, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль, идарәче оешмалар, профильле белем бирү оешмалары, проект оешмалары вәкилләре катнашты. Утырыш барышында башкарылган эшләр турында доклад белән дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге җитәкчесе Татьяна Титова чыгыш ясады. Ул министрлык тарафыннан 2018 елның тугыз аенда коррупциягә каршы сәясәтнең гамәлгә ашырылуы турында җентекләп сөйләде. Матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Миннеханова Министрлык эшчәнлеген яктыртуда Иҗтимагый совет әгъзаларының катнашуы темасын күтәрде. Очрашуда киләсе елга эш планнары турында да фикер алыштылар. Мәсьәләләрне карау барышында комиссия үз тәкъдимнәрен эшләде.