ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

«Ак барс» биологик төрлелекне саклау фәнни-тикшеренү үзәге» коммерциягә карамаган автоном оешмасы «Ак барс» рәсемнәр, кул эшләре һәм постерлар иҗади конкурсы башлануы турында игълан итә. Чара Халыкара барс көненә багышланган һәм үсеп килүче буынны экологик агартуга юнәлдерелгән.


13
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

«Дөньяда ак барсны өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» халыкара конференциясе кысаларында экологик рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды, конференция бүген ачыла һәм Казанда 15 мартка кадәр дәвам итәчәк. Конкурс эшләре Казан Ратушасында конференция кунаклары һәм катнашучылары өчен куелачак.


29
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Су ресурслары федераль агентлыгы «Төрле төстәге тамчылар» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү турында игълан итә. Катнашуга 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар чакырыла.


3
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

«Экология - традицияләрдә» республика экологик рәсемнәр конкурсы башланды. Оештыручы - ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгы. Төп максат балалар һәм яшьләрнең игътибарын әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларына җәлеп итү, экологик һәм гражданлык патриотик тәрбия чарасы буларак сәнгать иҗатының ролен арттыру.


23
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 22 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган «Яшел» яшәү рәвеше» темасына балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясалды.

Тэги: рәсем бәйгесе

22
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре балалары арасында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар үткәрү кысаларында «Без коррупциягә каршы» темасына балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырды.

Тэги: рәсем бәйгесе

23
март, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган «Киләчәк кулланучысы балалар күзлегеннән» дигән темага балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясалды.

Тэги: балалар рәсемнәре бәйгесе

4
май, 2021 ел
сишәмбе

Быел Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне «Пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш» дигән девиз астында узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренең балалары һәм мәктәп укучылары арасында «Мин һәм кулланучылар хокукларын яклау» дигән тема буенча, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен яктыртуга җәлеп итү максатыннан, рәсем конкурсы үткәрелде.

Тэги: рәсем бәйгесе

27
апрель, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә бөек татар шагыйре әсәрләре буенча иң яхшы балалар рәсемнәре һәм кул эшләнмәләре сайлап алынды. Габдулла Тукайның 135 еллыгына һәм Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында хезмәткәрләрнең балалары арасында рәсем һәм кул эшләре конкурсы игълан ителде. Жюри әгъзаларына 50дән артык эшне бәяләргә туры килде. Жюри составында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм «Татэкспертцентр» ДБУ белгечләреннән тыш, ТР Рәссамнар берлеге рәисе Альберт Шиабиев, Чәк-чәк музее хуҗабикәсе Мәдинә Таҗетдинова да эшләде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, компетентлы жюри җиңүчеләрне билгеләде. Менә аларның исемнәре:

Тэги: туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы рәсем бәйгесе Тукайга 135

23
апрель, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе март аенда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган балалар рәсемнәре республика конкурсын оештырган иде.

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы укучылары әлеге конкурста актив катнаштылар. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, Мөслим гимназиясе укучылары Раил Шәйгарданов һәм Әминә Хафизова конкурс призерлары булдылар.

Тэги: рәсем бәйгесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International