Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган балалар рәсемнәре республика конкурсы оештырды.
Ел саен, 15 мартта, халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә, ел саен аның тематикасын Халыкара кулланучылар оешмалары федерациясе билгели.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне 1983 елдан башлап ел саен 15 мартта үткәрелә, ә 1994 елдан башлап Россия Федерациясендә дә киң билгеләп үтелә.
Аның тематикасын, традиция буенча, Халыкара кулланучылар оешмалары Федерациясе (Consumers International - CI) билгели һәм 2021 елда ул «Tackling Plastic Pollution» - «Пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш» шигаре астында уза.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаралар планы нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләрнең балалары арасында «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» дигән балалар рәсемнәре конкурсы оештырды
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы республика халкын иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Татарстан Республикасы көне белән чын күңелдән котлый!