19 октябрьдә Санкт-Петербургта Хәсән базарында “Уңыш - 2019” бәйрәме кысаларында “Татар утары” павильонын ачу тантанасы узды.
21 октябрьдән 26 октябрьгә кадәр Татарстанның Саба муниципаль районында Тимершык авылында Сөт бизнесы академиясе базасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган сөт терлекчелеге буенча укулар узачак.
Терлекчелек тармагының 2019 елдагы 9 айлык эшенә йомгаклар турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы булышлыгы белән үз эшен ачкан һәм аягында нык торучы, туган авылында үзенең яраткан эше белән шөгыльләнүче фермерлар һәм яшь эшкуарлар бар. Шундыйларның берсе – Кайбыч районыннан фермер Павел Муклуков. 2013 елда ул “Яңа эш башлаучы фермер” программасы буенча җиләк-җимеш культуралары үстерүгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан 1,2 млн күләмендә грант алды, ә бүген ул татарстанлыларны хәтта октябрь аенда яңа җыелган кура җиләге белән сөендерә.
16 октябрьдә Менделеевск районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Икмәк артеле» һөнәри юнәлеш проекты кысаларында Халыкара икмәк көненә багышланган Икмәк фестивале узды. Анда мәктәп балалары, шәһәр һәм район халкы катнашты. Туган як музее «Сугыш икмәге» һәм «Икмәк нидән башлана» дигән интерактив күргәзмәләрен оештырды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шимбә көнне, 19 октябрьдә, республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра. Ярминкәләрдә шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык продукциясе, үлчәп сатыла торган сөт, май, йомырка, бал, шикәр комы, ярмалар һәм башка фермер продукциясе сатып ала алалар.
Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров коллективны билгеләнеп куелган яңа вазыйфаи затлар белән таныштырды.
Яшь буынны авыл хуҗалыгы җитештерүенә җәлеп итү һәм аграр һөнәрләр белән таныштыру буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан актив эш алып барыла. Шул эш кысаларында төрле районнарда павх идарәләре тарафыннан фермаларга һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә экскурсияләр оештырыла.
19 октябрьдә Санкт-Петербургта «Хасанский» дәүләт универсаль базарында авыл хуҗалыгы залы бинасында гадәттәге көзге “Уңыш - 2019” бәйрәме узачак һәм шунда “Татар йорты” үз ишекләрен ачачак.
15 октябрьдә Азнакай районында уңышы бәйрәме узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.