ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр кешеләрен Яңа ел бәйрәменнән соң калган тере чыршыларны терлекләргә азык өчен җыю буенча акциядә катнашырга чакыра. Казанда Идел буе экология компаниясе 10 гыйнвардан тере чыршыларны кабул итү пунктының эшен оештырып җибәрде, ул 31 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан өйләрдә куелган чыршы, нарат, пихта агачларын һәм ботакларын махсус билгеләнгән урыннарга алып килеп, шунда урнаштырылган контейнерларга салырга кирәк.


26
декабрь, 2020 ел
шимбә

Терлекчелек тармагының 11 айдагы эшенә йомгаклар һәм сөт җитештерү буенча агымдагы вәзгыять турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткерде.


17
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Ике ай дәвамында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан, «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ белән берлектә, уртак күчмә очрашулар оештырылды, алар Кукмара, Саба, Балтач һәм Арча районнарының авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары өчен мәгълүмат консультацияләре бирү рәвешендә  узды.


15
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Соңгы вакытта Татарстанның эре шәһәрләре халкында популяр кибетләрдә сатылмый торган табигый фермер продукциясе белән кызыксыну арта бара. Татарстанда «ПромРейтинг» агентлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән уздырылган тикшеренүләр нигезендә, безнең республикада яшәүчеләрнең 33,6%ы өчен азык-төлек җитештерүченең җирле компаниядән булуы мөһим, ә халыкның 25,4%ы өчен бу аеруча мөһим!


14
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Ике тапкыр Гагарин Кубогы иясе Евгений Медведев Спас районында, заманча таләпләргә туры китереп, терлек чалу цехы һәм эшкәртү цехы, шулай ук бина һәм офис үзәге төзегән, болар өчен 300 млн.сум чыгым тотылган, яңа эш урыннары булдырылган. Ул 18 төр хәләл ит продукциясе:ат итеннән, сыер, сарык һәм кош-корт итеннән казылык һәм дилекатеслар җитештерүне җайга салган. Ул үзенең сәүдә маркасын «Болгар Хәләл» дип атаган.


11
декабрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» XVI республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Чара Казанда «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел комплексында узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.


9
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов агросәнәгать тармагын техник модернизацияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Чарада Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Бүген Казан IT-паркында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган республика яшьләр форумы узды. Чара дискуссия форматында барды. Форум эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов катнашты.


27
ноябрь, 2020 ел
җомга

«Алабуга азык-төлек комбинаты» ЯАҖ Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә "Россия тәмнәре" төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына Алабуга прәнниген тәкъдим итте.


26
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Россия тәмнәре» конкурсында халык тавыш бирүнең беренче атнасында илебез халкы үзләренең яраткан төбәк туклану продуктлары брендлары өчен 500 меңнән артык тавыш биргән инде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International