Республика көнен Ютазы районының «Фәйзрахманов», «Гәрәев», «Уңыш», «Насыйбуллин», «Әхмәтшина», «Галиев» һәм «Хәйретдинов» агрофирмалары урып-җыю эшләрен тәмамлаган килеш каршылыйлар.
Кояшлы аяз көннәргә шатланып та өлгермәдек, кабат яңгырлар ява башлады. Әмма, шуңа да карамастан, Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов планлаштырылган чараны кичектермәскә хәл иттеләр. Алар механизаторлар арасында оештырылган ярышларның чиртатагы биш көнендә җиңүчеләрне котларга дип юнәлделәр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән авылда үз эшен ачып, аягында нык торып, туган авылында яраткан эше белән шөгыльләнә торган кешеләр, фермерлар һәм яшь эшкуарлар күп. Шундыйлардан берәүләр - Буа районыннан Дәүләтшиннар гаиләсе.
Урып-җыю кампаниясенең кызган вакытында озакка киткән яңгырлар кырга чыгарга мөмкинлек бирми. Әмма, шулай булса да, комбайнчылар кул кушырып утырмыйлар, ә техниканы ремонтлау белән шөгыльләнәләр. Ә бит чын хезмәт кешесе өчен бушка узган һәр минут юкка чыккан бер көн ул. Шуңа күрә районда андый белгечләрне хөрмәт итәләр.
Бүгенгә Татарстанда барлык чәчүлек мәйданының 62%ында, ягъни 884,6 мең гектарда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелды. Республиканың кайбер районнарыннан бөртеклеләрне җыю тәмамлану турында хәбәрләр килә.
Республика халкыннан сатып алына торган сөткә бәяләр мониторингы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы контролендә тора.
24 августта “Туган ягыңны бел” темасы буенча чаралар кысаларында сз белгечләре Кукмара районында һәм Киров өлкәсенең Вятские Поляны шәһәрендә булдылар.
27 августта 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында брифинг узачак. Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикада урып-җыю кампаниясенең барышы һәм көзге чәчү эшләре турында сөйлиячәк, шулай ук журналистлар сорауларына җаваплар бирәчәк. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен брифингта катнашырга чакырабыз. Турыдан-туры трансляция Tatarstan.ru сайтында алып барыла.
Республика халкының күпчелеге өчен ял көннәре, бу күбрәк шәһәр халкына хас, ә авыл халкының тормышы башкачарак. Кырлардагы уңыш язмышы бүген игенчеләр кулында, һәр бушка киткән минут уңыш өчен куркыныч тудыра. Исәпләр көннәр, сәгатьләр белән дә түгел, ә минутлар белән санала. Кырларда үзләренең ялын да, бәйрәмен дә онытып эшләргә әзер торучы хезмәтчәннәр эшли. Аларның бүген максат – уңышны түкми-чәчми вакытында җыеп алу һәм үз районы кешеләрен генә түгел, ә республика халкын азык-төлек белән тәэмин итү.
Узган атнада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Радик Камалетдинов район хуҗалыкларында булдылар һәм алдынгы механизаторларны бүләкләделәр.